“Бәллүр чишмә” иҗади коллективы артистлары “Радуга” бүлегендә матур концерт күрсәттеләр
"Бәллүр чишмә" иҗади коллективы артистлары Бөгелмәнең "Радуга" социаль-тернәкләндерү бүлегендә ял итүчеләргә бик матур концерт күрсәттеләр. Өлкән яшьтәге кешеләр өчен бу хәйрия чарасын бүлек психологлары оештырды. Рушания Шакирова туган як, мәхәббәт турында бик матур итеп җырлар башкарды, мәзәкләр сөйләде, Мария Чадаева шигырь укыды. Ә инде ял итүчеләр (тамашачылар) каршына янып торган...
"Бәллүр чишмә" иҗади коллективы артистлары Бөгелмәнең "Радуга" социаль-тернәкләндерү бүлегендә ял итүчеләргә бик матур концерт күрсәттеләр.
Өлкән яшьтәге кешеләр өчен бу хәйрия чарасын бүлек психологлары оештырды.
Рушания Шакирова туган як, мәхәббәт турында бик матур итеп җырлар башкарды, мәзәкләр сөйләде, Мария Чадаева шигырь укыды. Ә инде ял итүчеләр (тамашачылар) каршына янып торган төсләрдән балкыган искиткеч матур киемнәрдән төркем җитәкчесе Вәлия Җиһангирова чыккач, зал, гомумән, шатлыклы авазлардан гөрләп торды. Ул башкарган "Цыганочка", шәрыкъ биюе һәркемнең күңелен дәртләндерде, хисләр ташкынына күмелеп, аңа ияреп биеп китүчеләр дә булды хәтта.
Очрашу караоке җырлау белән әле озак дәвам итте.
Рәзилә ШАКИРОВА.
Автор фотосы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа