Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Ил-көн сулышы

Биш ел эчендә республикада инвалидлар саны 6 процентка кимегән

Биш ел эчендә республикада инвалидлар саны 6 процентка кимегән

Татарстанда инвалидлар саны соңгы биш елда 6 процентка кимегән. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә Татарстан Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова сөйләде.

«Инвалидлар санының тотрыклы кимүе, беренче чиратта, медицина үсешенең югары дәрәҗәсенә һәм авыруларны профилактикалауга бәйле», — диде республика ведомствосы җитәкчесе.

Федераль реестр мәгълүматларына караганда, 2014 елдан республикада инвалидлар саны 320,7 меңнән 299 меңгә кадәр кимегән. Шул исәптән республикада 15,5 мең инвалид бала бар.

«Барыгызны да сәламәт яшәү рәвеше алып барырга чакырам. Без барыбыз да гомеребезнең озын, актив һәм сәламәт булуын телибез», — дип сүзен йомгаклады Зарипова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса