Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Ил-көн сулышы

Бүген Бөгелмәдә Сабан туе гөрләде

Бөгелмәдә Сабан туеның төп чаралары Сабан туе аланында барды. Иртәнге 9.00 сәгатьтә биредә сәүдә нокталары, балалар мәйданы, спорт мәйданчыклары, халык осталары ярминкәсе эшли башлады. Бәйрәмгә Татарстанның сәламәтлек саклау министры Гадел Вафин, район башлыгы Линар Закиров, «ЮВТ АЭРО» акционерлык җәмгыяте генераль директоры Петр Трубаев, Казан һәм Соль-Илецк кунаклары килгән иде. Сабан...

Бөгелмәдә Сабан туеның төп чаралары Сабан туе аланында барды. Иртәнге 9.00 сәгатьтә биредә сәүдә нокталары, балалар мәйданы, спорт мәйданчыклары, халык осталары ярминкәсе эшли башлады.

Бәйрәмгә Татарстанның сәламәтлек саклау министры Гадел Вафин, район башлыгы Линар Закиров, «ЮВТ АЭРО» акционерлык җәмгыяте генераль директоры Петр Трубаев, Казан һәм Соль-Илецк кунаклары килгән иде.

Сабан туенда Бөгелмә районы авылы җирлекләренең мәдәни брендларын тәкъдим иттеләр, кунаклар авыл хуҗалыгы техникасы күргәзмәсен карады.

Соңрак төп мәйданда театральләшкән тамаша күрсәттеләр. Анда йөздән артык бөгелмәле катнашты. Бәйрәмдә "Агыйдел" дәүләт җыр һәм бию ансамбле чыгыш ясады.

Линар Закиров, бәйрәм белән котлап, әлеге бәйрәмнең яраткан һәм зарыгып көтелгән булуын белдерде. Сабан туе күп еллар дәвамында үз милли төсен саклап килә.

«Районыбыз авыл хезмәтчәннәре яхшы эшләде. Аларга тырыш хезмәтләре һәм туган җиргә олы мәхәббәтләре өчен рәхмәт белдерәм», - диде ул.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов исеменнән Бөгелмә халкын Сәламәтлек саклау министры Гадел Вафин котлады. Бәйрәмдә иң яхшы авыл хезмәтчәннәренә дәүләт бүләкләре тапшырдылар, сабан батырларын хөрмәтләделәр. Театральләштерелгән тамашадан соң концерт программасы дәвам итте, шулай ук ат чабышы, милли көрәш башланды.

Исегезгә төшерәбез, агымдагы елның язында 49229 гектар җиргә азык, техник һәм бөртекле язгы сабан культуралары чәчелгән.

Бөгелмә муниципаль районы порталыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса