Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Ил-көн сулышы

Бөгелмәнең балалар китапханәсендә – бәйрәм

Бу акция китапханәгә карата зур кызыксыну уятты һәм укучылар киләчәктә аның чын дуслары булыр дип өметләнәбез.

Гадәттә, балалар китапханәсендә кичкә таба тормыш туктап кала. Әмма елга бер тапкыр – эңгер-меңгер җиткәч, ул, киресенчә, җанлана. Чөнки эңгер-меңгер гадәти генә түгел, ә үзгә – китапханәдәгечә.

Быел ул Театр елы кысаларында узды һәм Театраль бессонница дип аталды. Китап белән театр арасында тыгыз элемтә урнашкан, бу чара узган барлык мәйданчыкларда да чагылыш тапты. Монда әдәби геройлар белән очрашулар, әкиятләр буенча викториналар, сәхнәләштерелгән күренешләр күрсәтелде.

Балалар һәм өлкәннәр үзләрен актерлар, гримерлар, декораторлар ролендә сынап карадылар, шулай ук прәнекләр буярга өйрәнделәр. Актерлык осталыгы буенча мастер-класс һәм тренинг уздырган Бөгелмә рус дәүләт драма театры актерлары белән очрашу безнең кунакларда зур кызыксыну уятты.

Ике мәйданчык быелгы юбиляр – Н. Гогольгә багышланды. Биредә киләчәккә юраулар, фаразларны белергә мөмкин булды, тамашачылар курку бүлмәсендә кискен хисләр кичерделәр. Кыюлар бик күп иде, ләкин барысы да сынауларны лаеклы уза алмады.

Һәркайда бәйрәм атмосферасы хөкем сөрде. Һәркем күңеленә хуш килгән шөгыль таба алды һәм шуңа күрә дә кунаклар таралырга ашыкмады. Бу акция китапханәгә карата зур кызыксыну уятты һәм укучылар киләчәктә аның чын дуслары булыр дип өметләнәбез.

Н. АСТАХОВА, үзәк балалар китапханәсе китапханәчесе.

Автор фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса