Бөгелмәләр, су коенганда сак булыгыз!
Күптән көтелгән су көену сезоны килеп җитте. Ял көннәрендә йөзләгән кеше табигать кочагына, су буйларына юл тота. Суда йөзү бик файдалы булса да, ел саен кешеләрнең гомере өзелүгә дә сәбәп була. Исегездә тотыгыз: исерек килеш су коену фаҗигале хәлләргә китерүе мөмкин! - Су коенганда түбәндәгеләрне эшләргә ярамый: 1. Таныш булмаган...
Күптән көтелгән су көену сезоны килеп җитте. Ял көннәрендә йөзләгән кеше табигать кочагына, су буйларына юл тота. Суда йөзү бик файдалы булса да, ел саен кешеләрнең гомере өзелүгә дә сәбәп була.
Исегездә тотыгыз: исерек килеш су коену фаҗигале хәлләргә китерүе мөмкин!
- Су коенганда түбәндәгеләрне эшләргә ярамый:
1. Таныш булмаган урыннарда, күпер асларында, плотиналарда коенырга;
2. Су төбенең рельефын белмәгән көе югарыдан сикерергә;
3. Ярдан һәм чикләү билгеләреннән узып йөзеп китәргә;
4. Судагы суднолар, плотлар һ.б. янына якын барырга;
5. Суга көймәләрдән, катердан, причалдан сикерергә;.
6. Суда уеннар уйнаганда бер-береңнең кулы яки аягыннан тотып алырга ярамый!
Суда йөзә белмәүчеләргә тирәнлеге 1-2 метрдан артмаган аерым җиһазланган урыннарда гына коенырга киңәш ителә!
"Су коену тыела" дип язылган урыннарда су коену катгый тыела! Исегездә тотыгыз! Су коенганда куркынычсызлык кагыйдәләрен тайпылышсыз үтәү генә бәлане булдырмый калырга мөмкин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа