Бөгелмәлеләрне Халыкара җиңел атлетика ярышларында катнашырга чакыралар
5 майда катнашучылар Россиянең спорт башкаласының төп урамнары буйлап бишенче тапкыр йөгереп узачаклар.
2015 елдан Татарстан Республикасында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән «Казан марафоны» җиңел атлетика ярышлары үткәрелә.
5 майда катнашучылар Россиянең спорт башкаласының төп урамнары буйлап бишенче тапкыр йөгереп узачаклар.
"Казан марафоны 2019 үзендә марафон буенча Россия чемпионатын кабул итәчәк. Бу карар Бөтенроссия җиңел атлетика федерациясе президиумы тавыш бирүендә кабул ителде, анда Казан чемпионатны уздыру хокукын шактый зур өстенлек белән алды.
Без яңа трасса әзерлибез: төп критерий барлык 42,2 км.биеклекнең якынча җыелмасы 100 м дан да ким булачак, бу чемпионатта югары нәтиҗәләр күрсәтергә мөмкинлек бирәчәк», – дип билгеләп үтә 2019 Казан марафоны директоры Вадим Янгиров.
Марафон трассасы бер әйләнешкә узачак һәм шәһәрнең төп тарихи истәлекле урыннарын (Иске Татар бистәсе, Казан Кремле, Кремль яр буе һәм башкалар), күпсанлы спорт объектларын (Баскет Холл, Татнефть Арена, Казан Арена, Су спорт төрләре сарае һәм тд.), шәһәрнең яңа маршрутларын, ике күзәтү боҗрасын, Кремль һәм Киров дамбасын һәм Миллениум күперен үз эченә алачак.
Катнашу өчен теркәлергә һәм турнир расписаниесе, үзенчәлекләре һәм форматы турында өстәмә мәгълүмат алырга Казан марафонының рәсми сайтында була www.kazanmarathon.org
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа