Бөгелмә мөхтәсибәте мөселман хатын-кызлары өчен спорт чарасы уздырды
Бөгелмә мөхтәсибәте мөселман хатын-кызлары өчен "Сәламәтлек чаңгысы" дип исемләнгән спорт чарасы уздырды. Мондый чара Бөгелмәдә беренче тапкыр оештырыла. 8 Март Халыкара хатын-кызлар бәйрәменә багышланган чара программасы зурларга гына түгел, ә балаларга да юнәлгән иде. Хатын-кызлар чаңгы трассасын узган вакытта, балалар өчен актив уеннар уздырылды. Һәр катнашучы бәйгегә җитди карады һәм...
Бөгелмә мөхтәсибәте мөселман хатын-кызлары өчен "Сәламәтлек чаңгысы" дип исемләнгән спорт чарасы уздырды.
Мондый чара Бөгелмәдә беренче тапкыр оештырыла. 8 Март Халыкара хатын-кызлар бәйрәменә багышланган чара программасы зурларга гына түгел, ә балаларга да юнәлгән иде.
Хатын-кызлар чаңгы трассасын узган вакытта, балалар өчен актив уеннар уздырылды.
Һәр катнашучы бәйгегә җитди карады һәм җиңүгә омтылды.
Финишка беренчеләрдән булып килүчеләр арасында урыннар түбәндәгечә:
1 урын - Елена Имамова;
2 урын - Альбина Йосыпова;
3 урын - Миләүшә Ишмиева.
Узыш тәмамланып, җиңүчеләр билгеле булгач, бүләкләү тантанасы һәм бергәләп чәй эчү чаңгы базасы кафесында узды.
Җиңүчеләр кыйммәтле бүләкләргә, ә һәр катнашучы татлы бүләккә ия булды.
Бөгелмә мөхтәсибәте
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа