Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
Ил-көн сулышы

Без әле кая барабыз?

Төшке ашка кайткан вакытта телевизордан күрсәтелгән яңалыклар белән дә танышып барырга тырышам. "Экстренный вызов 112" дигән тапшыруда илебезнең төрле төбәкләрендә булган вакыйгалар, хокук бозулар турында сюжетлар күрсәтелә. Беркөн шулай Екатеринбург шәһәрендә яшәүче бер ир-атның өченче кат тәрәзәсеннән мәчесен алып томырганы һәм шуның өчен җавап тотарга туры килгәнен күрсәттеләр. Каты җиргә...

Төшке ашка кайткан вакытта телевизордан күрсәтелгән яңалыклар белән дә танышып барырга тырышам. "Экстренный вызов 112" дигән тапшыруда илебезнең төрле төбәкләрендә булган вакыйгалар, хокук бозулар турында сюжетлар күрсәтелә.
Беркөн шулай Екатеринбург шәһәрендә яшәүче бер ир-атның өченче кат тәрәзәсеннән мәчесен алып томырганы һәм шуның өчен җавап тотарга туры килгәнен күрсәттеләр. Каты җиргә төшкәндер инде, мәче җан тәслим кылган. Мондый вәхшилекне күргән күршеләре хокук сакчыларын чакыртканнар. Полиция хезмәткәрләре килгәч, ир кеше башта үзен бик иркен тота: "Акырып теңкәмә тиде, шуның өчен тотып аттым мин аны", - дип белдерә һәм шуның белән үзенә приговор яза. Ник дигәндә, аның сүзләре видеотасмага төшереп алына һәм судта үзенә каршы дәлил булып торачак. Мондый кыланышы өчен РФ Җинаять кодексының "За жестокое обращение с животными" дигән маддәсе буенча җаваплылык каралган һәм әлеге бәндәгә кылган гамәле өчен 4 - 5 ел төрмә срогы яный булып чыкты.
Менә шулай, үз мәчеңә, яисә башка тереклек иясенә карата да катылык кылырга ярамый шул!
...Татар Димскәе авылында узган сессия турында газетаның алдагы санында бәян иткән идек. Авыл халкын борчыган, куркуга салган вакыйгалар булып, әлбәттә, үлем-китемнәр тора. Ел ахырындагы хәл - бер хатын-кызның үлеме халыкның сабырын тәмам җуярга сәбәп, кутыр өстенә чуан булган икән. Әлбәттә, булган вакыйганы хокук саклау органнары да үз контроленә алган, тикшерү үткәргән һәм нәтиҗәләр дә ясалган, әмма халык алардан канәгать түгел, үткән сессиядә ачык күренде ул. Ни өчен канәгать түгел соң авылда яшәүче-ләр? Чөнки әлеге үлемне ныклап торып тикшерү өчен җинаять эше ачылмаган булып чыкты. Мондый карар Россия Тикшерү комитетының Татарстан Республикасы буенча Бөгелмә шәһәре тикшерү бүлеге вәкиле тарафыннан кабул ителгән.
Булган вакыйгаларга күз салыйк әле. 2014 елның 24 декабрендә "Дим" кибетендә эшләүче хезмәткәр, идәннәрне юу өчен су алыйм дип, якындагы Каран инешенә юнәлә. Анда су алу өчен бәке тишелгән була. Шунда коточкыч күренешкә тап була сатучы: бәке авызыннан кеше аягы чыгып тора! Хокук органнарына хәбәр ителә. Килгән участковый һәм авылның өч ир-аты бозны ватып, бәкенең авызын зурайткач кына андагы кешене тартып чыгара алалар. Шушы авыл кешесе Римма Растин кызы Газизова булып чыга ул. Тикшерү эшләре башлана.
Эзләнүләрнең ничек баруы турында һәрдаим хәбәр итеп торырга вәгъдә биргән тикшерүче, бер айга якын вакыт узгач, ягъни 2015 елның 19 гыйнварында, мәрхүмәнең кызы үзе барып-сорап белешкәч кенә, әлеге эш буенча җинаять эше ачылмавы турындагы карарның 3 гыйнвар көнне үк чыгарылганын ачыклый. Ни өчен ул карар турында мәрхүмәнең балаларына (аның әле кызыннан тыш ике улы да бар) хәбәр ителмәгән - аңлашылмый. Бәлки, Яңа ел бәй-рәмнәре комачаулагандыр...
Чыннан да, акка кара белән язылган ул карарда: "06. 08. 1960 елда туган Р.Р. Газизованың үлемендә җинаять фактлары ачыкланмаганга күрә, РФ Җинаять кодексының 105 нче маддәсенең 1 нче бүлеге, Җинаять-процессуаль кодексының 24 нче маддәсенең 1 нче бүлегенең 1 нче пункты нигезендә, җинаять
эшен ачмаска", - диелгән. Карарга Бөгелмә тикшерү бүлеге тикшерүчесе, юстиция майоры Е.А. Иванова кул куйган. Карарның нөсхәләре тиешле органнарга җибәрелгән. Шуның белән эш беткән дияргә була, әмма...
Мәрхүмәнең балалары, авыл халкы мондый карар белән килешми. Узган авыл Советы сессиясендә ачык чагылды ул. Нәрсә белән килешми соң алар дигән сорау туа. Менә нәрсәләр белән:
1. Мәрхүмәнең табылган урынын Карарда тикшерүче "полынья" дип күрсәтә, ә бит ул бәкедә табылган. Бәкенең русчасы исә "прорубь" була. Полынья җылу, күзләвек (су өстендә кыш көне бозсыз ачык урын) дип тәрҗемә ителә. ("Русско-татарский словарь", Татарстан китап нәшрияты, 1968 ел.) Кечкенә генә инештә нинди "полынья" булсын ди инде.
2. Мәрхүмә әлеге бәкегә ничек эләккән? Аның авызы чиләк белән су алу өчен генә ясалган бит. Аннан соң мәрхүмәнең бәкедә аркасында ятуы да мәгълүм. Егылган кеше, гадәттә, алга, кулларына төшә. Хуш, аркасына егылган очракта да бәке тишегенә ничек кермәк кирәк? "Полынья" булса, әйе, анда егылып, суга тончыккан дияр идең, монда бит кечкенә генә бәке тишеге, аның суы да, шагыйрь әйткәндәй, "бик кечкенә, инеш кенә", һич тә батып үләрлек түгел.
3. Үлеменә бер көн кала мәрхүмә Бөгелмә шәһәренә барып, пай җирләре өчен күчерелгән 35 мең сум күләмендә акча алган булган икән. Ул акчаларның юкка чыгуы тикшерү эшләре өчен җирлек түгелмени? Кая киткән ул акчалар? Кемнәр белән исерткеч эчемлекләр кулланганнар?
Менә шундый сораулар... Әлбәттә, мәрхүмәнең алкогольле эчемлекләр куллануы мәгълүм. Бу яктан аны аклап булмыйдыр, әмма һәркемнең үз эше, үз тормышы... Кешене эчкән дип кенә каралтырга, аның үлемен тикшерми калырга дигән закон юк.
Менә шулай, беренче карашка "эчеп үлгән" дип, җиңел генә кул селтәргә мөмкин булган вакыйга тирән уйлануларга этәрә, аның сәбәпләре борчый. Без әле кая барабыз дигән сорау кабыргасы белән калка.
Совет чорында колхозда алдынгы сыер савучы булып эшләгән икән бит Римма Газизова. СССР дәүләте таркалып, илдә башланган үзгәрешләр, гөрләп торган колхозларны тарату, мал-мөлкәтен уңга-сулга җибәрү аркасында, авыл халкының күбесе эшсез калды бит! Эшсез кешегә нәрсә кала инде диярсезме, әйе, күпләр чарасызлыктан эчүчелеккә сабышты. Гайре табигый күренеш, татар авылларында эчкечелек күрелмәгән масштабта таралды! Яңа дәүләтнең авылга карата анык кына сәясәте булмау нинди фаҗигаләргә җиткерде. Дөрес булмаган сәясәт күпме корбаннар сорады, Римма Газизова - шуларның чираттагысы.
Үлгәннәрне кайтарып булмый, әлбәттә. Әмма әлеге үлем очрагындагы "ак таплар" ачыкланыр дип ышанасы килә. Адәм баласы мәче генә түгел, ләбаса.
Руслан ҖӘЛӘЕВ.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса