Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Ил-көн сулышы

Бэби-боксында – тагын бер сабый

Чаллы бэби-боксына янә бер сабыйны калдырып киткәннәр. Опека һәм попечителлек бүлеге башлыгы Роза Гернер хәбәр итүенчә аңа бер яшь тирәсе. Хәзерге вакытта сабыйны инде шәһәрнең Балалар йортына урнаштырганнар. Бүгенге көндә бу очрак буенча тикшерү бара. Аның барышында нарасыйның әнисе табылмаса балага яңа гаилә эзләячәкләр, дип яза "Челнинские известия" газетасы. Бу...

Чаллы бэби-боксына янә бер сабыйны калдырып киткәннәр. Опека һәм попечителлек бүлеге башлыгы Роза Гернер хәбәр итүенчә аңа бер яшь тирәсе. Хәзерге вакытта сабыйны инде шәһәрнең Балалар йортына урнаштырганнар. Бүгенге көндә бу очрак буенча тикшерү бара. Аның барышында нарасыйның әнисе табылмаса балага яңа гаилә эзләячәкләр, дип яза "Челнинские известия" газетасы.

Бу инде Чаллы бэби-боксына бала куеп китунең икенче очрагы. Моңа кадәр биредә калдырырлган сабый хәзер инде тулы гаиләдә тәрбияләнә. Моннан тыш, быелның апрелендә бэби-бокстан ерак түгел җир өстендә, тагын бер нарасыйны калдырып киткәннәр иде.

Исегезгә төшерәбез, бэби-бокс ул яшертен рәвештә балаларыннан баш тартучылар өчен махсус булдырылган урын. Сабыйны бокска салып 30 секунд үтү белән аның ишеге ябыла һәм аны тышкы яктан беркем дә ача алмый. Шул ук вакытта хастаханә хезмәткәрләренә җайланма автомат рәвештә тавыш бирә. Бэби-бокс янында бернинди сакчылар да тормый, видеокүзәтү җайланмалары да эшләми.

http://shahrichalli.ru/

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса