Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Ил-көн сулышы

Бала хокуклары буенча вәкил күп балалы гаиләләргә ташламалар бирүне тикшерергә кереште

Россия Федерациясе Президенты каршындагы бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Анна Кузнецова төбәкләрдәге балалар омбудсменнарына күп балалы гаиләләргә ташламалар бирүнең асылы һәм тәртибе турында сораулар юллады. «Бу - төбәкләрдә әлеге өлкәдәге хәлгә ачыклык кертү өчен эшләнде. Бездә хәтта күп балалы гаиләләрнең ташламаларга хокукын раслый торган таныклыкларны да төрле өлкәдә төрлечә бирәләр»,...

Россия Федерациясе Президенты каршындагы бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Анна Кузнецова төбәкләрдәге балалар омбудсменнарына күп балалы гаиләләргә ташламалар бирүнең асылы һәм тәртибе турында сораулар юллады.

 
«Бу - төбәкләрдә әлеге өлкәдәге хәлгә ачыклык кертү өчен эшләнде. Бездә хәтта күп балалы гаиләләрнең ташламаларга хокукын раслый торган таныклыкларны да төрле өлкәдә төрлечә бирәләр», - дип белдерде Кузнецова ТАСС агентлыгына.
 
Аның сүзләренчә, күп балалы гаиләргә ярдәм күрсәтү буенча вәкаләтләрне төбәкләргә тапшыру кеше ышанмаслык нәтиҗәләргә китергән. «Бездә күп балалы гаиләләр Мәскәүдә бирелгән таныклык белән Санкт-Петербург, Липецк яки башка бер шәһәргә кунакка килгәч, транспортта бушлай йөрү хокукыннан файдалана алмый», - диде ул.
 
Кузнецова искәрткәнчә, ул Гомумроссия халык фронты активистларына күп балалы гаиләләргә ярдәм күрсәтү формаларына мониторинг үткәрү үтенече белән мөрәҗәгать иткән. «Күп балалы гаиләләрне, балалар омбудсменнарын һәм Гомумроссия халык фронтын мониторинглау күп балалы гаиләләргә ярдәм күрсәтүнең иң яхшы үрнәкләрен ачыкларга һәм аны бөтен илгә таратырга мөмкинлек бирәчәк», - дип йомгаклады ул сүзен.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса