Автобус катнашындагы юл-транспорт фаҗигасендә һәлак булучыларның шәхесләре ачыкланып бетте
Белгечләр Зәй районында булган зур юл-транспорт һәлакәтендә үлүчеләрнең шәхесен билгеләү буенча геном экспертиза үткәрүне тәмамлады. Фаҗигадә 14 кешенең гомере өзелә, дип хәбәр итә Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгы. Бу хакта РИА Новости яза. Якшәмбегә каршы төндә Зәй янында "Неоплан" автобусы MAN йөк машинасы белән бәрелешә. Соңгысы каты чылбырда "КамАЗ" автомобилен...
Белгечләр Зәй районында булган зур юл-транспорт һәлакәтендә үлүчеләрнең шәхесен билгеләү буенча геном экспертиза үткәрүне тәмамлады. Фаҗигадә 14 кешенең гомере өзелә, дип хәбәр итә Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгы. Бу хакта РИА Новости яза.
Якшәмбегә каршы төндә Зәй янында "Неоплан" автобусы MAN йөк машинасы белән бәрелешә. Соңгысы каты чылбырда "КамАЗ" автомобилен өстерәп барган була. Фаҗига булган вакытта автобуста 29 кеше утыра. Бәрелгәч, транспорт чарасы әйләнә һәм яна башлый. Һәлакат урынында 14 кеше, шул исәптән 4 бала җан бирә, 15 пассажир төрле җәрәхәтләр ала. Хәзерге вакытта хастаханәләрдә сигезе дәвалану ала.
"Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгының эксперт-криминалистика үзәге хезмәткәрләре фаҗигадән соң ике ярым көн дәвамында барлык 14 һәлак булучының шәхесен ачыклау өчен геном экспертиза үткәрде. Хәзерге вакытта барлык мәрхүмнәрнең дә исеме билгеле", - диелә хәбәрдә.
Тикшерү фаҗиганең тулырак сәбәпләрен ачыкларга тели. Эчке эшләр министрлыгы алдарак хәбәр иткәнчә, якын арада, видеорегистраторлар мәгълүматы буенча, комплекслы автотехник һәм компьютер экспертизасы билгеләнәчәк һәм уздырылачак.
Автобус Самара - Ижевск маршруты буенча хәрәкәт иткән. Юл-транспорт һәлакәте очрагы буенча "саксызлык сәбәпле ике һәм аннан да күбрәк затның үлеменә китергән, юл хәрәкәте кагыйдәләрен һәм транспорт чарасын эксплуатацияләүне бозу" һәм "саксызлык сәбәпле ике һәм аннан да күбрәк затның үлеменә китергән, кулланучыларның тормышы һәм сәламәтлеге иминлеге таләпләренә туры килмәгән хезмәт күрсәтү" маддәләре буенча җинаять эше кузгатылган. Россия тикшерү комитетының төбәк тикшерү идарәсе мәгълүматлары буенча, килеп чыккан вакыйганың барлык версиясен тикшерәләр. Аерым алганда, машина йөртүченең рульдә йокыга китү ихтималы, фара яктысы белән күзләре чагылу яки алдагы транспортны узарга чыкканда, идарәне югалту вариантлары тикшерелә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа