“Ашыгыч ярдәм” ярдәмгә ашыга
20 -26 июнь көннәрендә, бер атна эчендә, "Ашыгыч ярдәм" машинасын 701 тапкыр чакыртканнар. Шуларның 82се бәхетсезлек очрагы булып, 16сында балалар сәламәтлегенә зыян килгән. Бу атнада 7 юл-транспорт вакыйгасында 7 кеше каза күргән. Һәлакәт урынында беренче ярдәм күрсәтелгәннән соң 6 кешене Бөгелмә травмпунктына китергәннәр, 4 кешене район хастаханәсенә салырга туры килгән....
20 -26 июнь көннәрендә, бер атна эчендә, "Ашыгыч ярдәм" машинасын 701 тапкыр чакыртканнар. Шуларның 82се бәхетсезлек очрагы булып, 16сында балалар сәламәтлегенә зыян килгән.
Бу атнада 7 юл-транспорт вакыйгасында 7 кеше каза күргән. Һәлакәт урынында беренче ярдәм күрсәтелгәннән соң 6 кешене Бөгелмә травмпунктына китергәннәр, 4 кешене район хастаханәсенә салырга туры килгән.
"Ашыгыч ярдәм" фельдшерлары 53 тапкыр җәмәгать урыннарына барган. Бу чор эчендә барлыгы 104 балага ярдәм күрсәтелгән.
Бөгелмә бала тудыру йортында 36 нарасый дөньяга килгән: 17 малай, 19 кыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа