16 яшьлек егет һәм «Лифан» җиңел автомобиле белән идарә иткән аның әтисе Әлмәт - Мөслим юлының 33 чакрымында Сарман районының Дүсем авылы янында бензовоз астына эләгеп һәлак булган, дип хәбәр итә Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе.
Юл-транспорт һаләкәте турындагы хәбәр Сарман районының 112 бердәм ашыгыч хезмәт номерына 14 август көнне 14.51 сәгатьтә килеп ирешә. «Лифан» җиңел автомобилен йөртүче алдагы машинаны узганда, идарәне югалтып, яныннан хәрәкәт итүче «КАМАЗ» белән бәрелешә. Фаҗига нәтиҗәсендә 43 яшьлек ир-ат һәм аның 16 яшьлек улы һаләк була.
131 нче янгын сүндерү-коткару төркеме хезмәткәрләре үлгән кешеләрнең гәүдәсен алу өчен, бәрелгән машинаның ишекләрен һәм түбәсен каерып ачкан.