24 октябрь 2014 яңалыклары
-
Татар синдромы
Татарстан районнары һәм шәһәрләрендә татарча "Шаяннар һәм тапкырлар клубы"ның сайлап алу уеннары башланды. Үткән шимбәдә Татар мәдәният үзәгендә биш команда үзара көч сынашты.
-
Һәрбер сүзе өзелеп төшә йөрәгеннән, җаныннан...
Балакаем Балакаем, бәхет кошым, Дөньяга туып бүген Йолдызлар белән бизәдең Син күңелемнең күген. Син - сабыем, нарасыем, Син - беренче шатлыгым. Син - мәхәббәтем җимеше, Син - минем йөз аклыгым. Син дөньяга аваз салгач, Ялкын булып кабындым. Нәни иреннәрең белән Күкрәгемә кагылдың. Тамырларны чымырдатып Күкрәкләргә сөт төшә. Ходай биргән изге...
-
Гомер бит ул – бер мизгел...
Мин - хатын-кыз, Әле шундый чагым: Җырлы чагым, моңлы, бәһале. Күңел таңдай нурлы, кылдай нечкә, Әйтерсең лә бәллүр аһәңе... - бу искиткеч чыңлы шигъри юллар шәһәребездә туып-үскән, гомерен халыкка хезмәт итүгә, якташларыбызның калебен агартуга багышлаган тирән ихтирамга лаек зат - Наилә Мәгъсүм кызы Шәрәповага атап язылган кебек. Татар халкының бик...
-
Ерак илләр якын була икән...
Азәрбайҗан диаспорасы - безнең Татарстан Республикасында иң күп санлы һәм иң активлардан санала. Шул исәптән Бөгелмәдә дә азәрбайҗан милли-мәдәни автономиясе дистә елдан артык инде эшләп килә һәм шулай ук шәһәрдә иң актив оешмаларның берсе булып тора.
-
Имин яшәешкә – әйе!
Имин яшәү - кешеләр арасында үз урыныңны табып, максатчан яшәү дигән сүз. Халыкның наркотиклар кулланучы катламы һәрчак бу өстенлектән читтә кала килде.