21 февраль 2021 яңалыклары
-
Россиядә билетлар белән мошенниклык схемалары барлыкка килгән
Җинаятьчеләр үз чикләрен ачмаган илләргә билетлар сата башларга мөмкин.
-
Татарстанда 22 февральдә томан булачак
Республикада аномаль салкын һава торышы сакланачак, аязган вакытта термометр баганасы 37 градуска кадәр төшәргә мөмкин.
-
Төнлә Әлмәттә чыккан янгыннан 17 кеше коткарылды
Торак йорт фатирында ике квадрат метр мәйданда әйберләр һәм җиһаз янган.
-
Бөгелмә районында озак яшәүчеләрне хөрмәтләү дәвам итә
15 февральдә социаль хезмәткәр Елена Бебикова социаль хезмәт алучы Мәбрүрә Шакирҗан кызы Гарипованы котлады.
-
Бөгелмәдә тагын 2 кеше Covid-19 инфекциясен йоктырган
Бер кеше чирне республикадан читтә йоктырган.
-
Бөгелмә ДАИ бәйрәм көннәрендә эш графигы турында сөйләде
Россия Эчке эшләр министрлыгының Бөгелмә районы буенча бүлегенең дәүләт автоинспекциясе бәйрәм көннәрендә теркәү-имтихан бүлекчәсенең эш режимы турында хәбәр итә.
-
Бөгелмәлеләр өчен йолдызнамә (22-28 февраль)
22–26 февральдә ай үсә. Төрле башлангычлар өчен иң яхшы вакыт. Һаман артка чигереп килгән максатларыгыз һәм планнарыгыз бар икән, тәвәкәлләгез! Нәкъ менә хәзер башлаячак эш сезгә ярыйсы гына финанс керемнәре китерәчәк дип вәгъдә итә йолдызлар.
-
Рөстәм Миңнеханов Татарстан халкын Туган тел көне белән котлады
«Уртак тырышлык белән без тел өлкәсендәге иң әһәмиятле мәсьәләләрне хәл итүгә, алга таба да күпмилләтле Татарстанда яшәүче барлык халыкларның милли-мәдәни үсешен тәэмин итүгә ирешербез, дип ышанам», - ди Татарстан Президенты.
-
Бөгелмәдә 21 февраль һава торышы
Синоптиклар хәбәр иткәнчә, бүген, якшәмбе көнне, явым-төшемсез, томан, әкрен җил.