17 октябрь 2014 яңалыклары
-
Чагылларда имән ничек үссә
Күңелебезнең иң нечкә кылларын тибрәндереп, сөекле шагыйребезнең туган көне - 20 октябрь җитте. "Су өстендә кояш. Су йөзендә ем-елмаю - шундый хозур, күркәм", - дип язды ул, су өсләреннән туган җирен сыйпап. "Бөек дәрья! Әллә синең дә, дим, гамьсез, шат көннәрең үттеме!" - дип, үзен, бөек алыпларча, дәрьяларга тиңләде. "Шуңа...
-
Кояшым дип, еракларга насыйп иткән
Кадерле укучыларыбыз! Сезгә беренче язмасыннан ук теле җырлап торган, ак мәнзүмә жанрында (ритмик үлчәүле, көйле кыйсса) иҗат иткән яңа авторыбызны тәкъдим итәбез. Бер-беребезне инде күптәннән беләбез, язучылар безгә билгеле дигән вакытта яңа кеше, кулъязмасын кочаклап, редакциягә үзе килеп керде. Безнең өчен күптән күрелмәгән шатлык булды бу. Ул ике югары уку...
-
Аланнарда балан тамчы-тамчы…
30 сентябрь көнне Халыклар дуслыгы китапханәсе "Балан бәйрәме" уздырды. Ә бер көн алдан көзге кояшның алтынсу нурларында балан җыюлар, бөтен өйгә хуш исләр таратып, балан бәлеше пешерүләр булды. Бу язманы укыгач, бәлки, башка яшь әнкәйләр дә, ял көнендә балаларга чын татарча итеп, татлы бәлеш пешерерләр. "Аланнарда балан ак чәчәктә, -...
-
Һәрбер сүзе өзелеп төшә йөрәгеннән, җаныннан...
Мин - табигать баласы Нинди уртаклык бар бездә, дисәм, Әй, табигать, гүзәл манзара, Мин бөртегең синең, мин орлыгың, Синең хисләр миндә яңара. Ямьле язлар килгәч, күңелләрдә Сөю уты дөрләп янганда, Яшеллеккә җирне төрәсең син Алмагачлар чәчәк атканда. Йөрәк әрнеп, җаным сызлаганда, Күңел халәтемне тоясың. Болыт булып килеп, җир өстенә Син...
-
Мул уңыш өчен
Бөгелмәдә һава торышын бик йомшак дип булмый, шактый кырыс. Кышын температура кайвакытта минус 40 градуска кадәр төшә, ә минус 30 - 35 градус инде сирәк күренеш түгел. Шулай булса да, менә озак еллар бакчамда виноград исән-имин кышлап, ел саен уңыш биреп, сөендерә.
-
Туфракны – көздән
Язын утыртасы үсентеләр өчен туфракны көздән әзерләп кую яхшы. Тартмада үстерәсе үсенте өчен туфракны дөрес итеп әзерләү - булачак уңышның ышанычлы нигезе дигән сүз ул.
-
Франс Хәлилов киңәшләре
Октябрь Көз. Бакчаны кышка әзерләр чор. Бакчаны тәрбияләү - өзеклексез процесс ул. Быелгы уңышның муллына сөенгәндә алдагы ел турында да истән чыгармагыз. Шуңа күрә бакчаны кышка әзерли башлагыз. Алмагач, слива төпләрендә коелган җимешләрне калдырмагыз. Аларда корткычларның личинкалары була, тиздән ул кортлар шуышып туфракка күчәләр, анда курчакка әверелеп кышлыйлар, ә яз...
-
Кояш кебек сез...
Изге сезнең авыр хезмәтегез, Күпме тормыш саклап калгансыз! Сәламәтлек саклау өлкәсендә Алгы сафта атлап барасыз. Авыруларга ихлас ярдәм кулын Чын күңелдән теләп сузасыз. Гомер юлын якты маяк кебек, Кояш кебек балкып узасыз. Нинди сүзләр белән җиткерергә Чын күңелдән рәхмәт сүзләрен? Игелекләр белән бизәгәнсез Һәр адымда тормыш эзләрен. Җирле шагыйрәбез Мөбәширә...
-
Дөньяга балаларча гашыйк ул
Күрше Баулы районының Яңа Шалты авылындагы бер генә бәйрәм дә, бер генә кичә дә халык җырларына гашыйк кыз Фәридә катнашыннан башка үтми торган була ул үскән елларда. Авылда урта мәктәпне тәмамлагач, Казан педагогия институтына юл тота - гомерлек хезмәт юлын балалар белән эшләүдә күрә ул. 1983 елда Ютазы районының Бәйрәкәтамак...
-
Ә яралар никтер төзәлми…
73 ел элек 1941 елның 22 июнь таңында бөтен кеше татлы йокыда булганда, тыныч иртәдә илебезнең чигенә дошман бәреп керә. Бөек Ватан сугышы башлана.
-
Алга авылына – 90 яшь
1924 - 1925 елларда авылларны поселокларга бүлү законы чыккач, абыйлар, Кәбир һәм Фазыл Туйкиннар, балаларны укытырга җайлы булсын өчен, авылдашларны шәһәргә - Бөгелмәгә якын поселокка күчәргә өндәгәннәр.
-
Театр юбилей сезонын ача
17 октябрьдә А. Баталов исемендәге Бөгелмә рус дәүләт драма театры 80 нче юбилей сезонын башлап җибәрә. Бүген кичке 6да П. Бомарша әсәре буенча куелган "Севильский цирюльник" спектакле күрсәтеләчәк. Кичәдә узган 79 нчы сезонга йомгак ясалып, лаеклыларга бүләкләр дә тапшырылачак.
-
Карабаш ярминкәсендә – тракторлар
18 октябрь көнне шәһәребезнең Үзәк мәйданында һәм Чайковский урамының 6 нчы йорты янында бөгелмәләр өчен авыл хуҗалыгы ярминкәсе узачак. Авыл халкы һәм җирле товар җитештерүчеләр чагыштырмача кыйммәт булмаган бәягә үзләренең төрле продукцияләрен тәкъдим итәчәкләр. 19 октябрьдә исә ярминкә Карабашта булачак. Бу көнне шәхси һәм крестьян-фермерлык хуҗалыклары үзләрендә җитештерелгән продукцияләрне чыгара....
-
18 октябрьдә – өмә
Шәһәр мэры санитар чистарыну һәм беркетелгән территорияләрдә тәртип салу өчен чираттагы өмә көнен тәгаенләде. 18 октябрьдә предприятие, оешма, учреждениеләр хезмәткәрләре, табиблар, студентлар һәм мәктәп укучылары кабат урамнарны җыештырырга чыгачаклар. Шәһәр һәм район җитәкчелеге барлык бөгелмәләрне дә аларга кушылырга чакыра. Чистарту-җыештыру айлыгы 11 ноябрьгә кадәр дәвам итәчәк.
-
Әбунәчеләребезгә – бүләкләр
Газета битләрендә хәбәр ителгәнчә, Бөтенроссия әбунәчеләр ункөнлеге кысаларында, барлык шәһәр һәм район почта бүлекләрендә 25 сентябрь һәм 2 октябрь көннәрендә газета-журналларга язылу үткәрелде. "Бөгелмә авазы"на 25 сентябрьдә - 29, 2 октябрь көнне 9 кеше язылган. Аларны котлыйбыз, чөнки, әйткәнебезчә, бу көннәрдә газетага язылган 38 әбунәчебезгә бүләкләр җибәрелде.