Язга бәйле яңа мәшәкатьләр турында
Марат ГАБДЕЛХАКОВ, фитосанитар күзәтчелек һәм орлыкның сыйфатына күзәтчелек бүлеге дәүләт инспекторы. Авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре орлыклык материалны Россиянең төрле төбәкләреннән: Волгоград, Ульяновск, Оренбург өлкәләреннән, Башкортстаннан, Краснодар краеннан, шулай ук чит илләрдән: Франция, Бельгия, Германия, Белоруссия һ. б. сатып алалар. Орлыкны читтән кайтартканда чүп үләннәр, корткычлар, чирләр ягыннан карантин игълан ителгән объектлар...
Марат ГАБДЕЛХАКОВ,
фитосанитар күзәтчелек
һәм орлыкның сыйфатына күзәтчелек бүлеге дәүләт инспекторы.
Авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре орлыклык материалны Россиянең төрле төбәкләреннән: Волгоград, Ульяновск, Оренбург өлкәләреннән, Башкортстаннан, Краснодар краеннан, шулай ук чит илләрдән: Франция, Бельгия, Германия, Белоруссия һ. б. сатып алалар. Орлыкны читтән кайтартканда чүп үләннәр, корткычлар, чирләр ягыннан карантин игълан ителгән объектлар килеп эләгү куркынычы да арта.
"Россельхознадзор"ның Татарстан Республикасы идарәсе белгечләре, мәсәлән, 2012 елда Франциядән, Ставропольдән, Мәскәү өлкәсеннән нәни пакетларга салынган кишер орлыкларын тикшергәндә аеруча куркыныч саналган чүп үлән (карантин игълан ителгән үсемлек) орлыкларына тап булдылар. Зарарланган ор-лыкларны яндырырга туры килде.
Авыл хуҗалыклары белгечләре һәм җитәкчеләре орлыклык материалны сатып алганда, аның нинди фитосанитар зонадан икәнлегенә игътибар итәргә тиешләр. Россия Федерациясе Законнары нигезендә, оешмалар, хосусый эшмәкәрләр һәм аерым гражданнар билгеле бер таләпләр буенча эш итәргә бурычлы. "Үсемлекләр карантины турында"гы Законда, мәсәлән, карантин игълан ителгән фитозонадан китерелә торган продукциянең махсус карантин сертификаты булырга тиешлеге турында әйтелгән. Моннан тыш, карантин астындагы материалның килеп җитүе турында дәүләт күзәтчелеге органнарына хәбәр итәргә, контроль уздыру өчен тиешле шартлар тудырырга, шикле орлыкларга тап булганда, кичекмәстән тиешле органнарга мәгълүмат җиткерергә кирәк. Закон таләпләрен үтәмәгән өчен Административ хокук бозулар кодексы нигезендә җавап тоту каралган.
Орлыкның чиста һәм яхшы сыйфатлы булуы турында, беренче чиратта, игенчеләр үзләре кайгыртырга тиеш, чөнки җир зарарлана калган очракта, корткычларга, чүп үләннәргә, чирләргә каршы көрәш чыгымнары аларның үз җилкәсенә төшә. Мисал өчен, амброзия эләгә калса, орлыгы туфракта 40 елга кадәр саклана ала. Аны бетерү озак елларга сузылган, бик күп көч таләп итә торган процесс булачак. Хәтта җентекле фитосанитар тикшерүе уздыру да карантин игълан ителгән объектлар үтеп кермәс дигән тулы гарантия бирә алмый. Аларны ачыклау өчен вегетация сезонын-да да объектларны кабат җентекләп күзәтү астында тоту зарур.
Югарыда искә алынган Закон нигезендә, җир хуҗалары һәм игенчеләр, беренче чиратта, менә нәрсәләрне тикшерергә тиеш: чит илләрдән, яисә карантин игълан ителгән төбәктән кайтартылган орлыклар чәчелгән басуларны; орлыкчылык хуҗалыкларын, питомникларны, дәүләт сортлар хәстәрләү участокларын; авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерү, эшкәртү, саклау белән шөгыльләнүче предприятиеләр складларын, элеваторларны; карантин фитосанитар зона дип игълан ителгән территорияләрне. Әлбәттә, бу эшләр өчен җаваплы затларның билгеләнгән, кирәкле документлар һәм күрсәтмәләрнең эшләнгән булуы да шарт.
Карантин астындагы объектлар, яисә аларның билгеләре ачыклана калса, кичекмәстән "Россельхознадзор"ның Татарстан Республикасы идарәсенә хәбәр итәргә, куркыныч янаган чыганакларны юк итә башлау чараларын күрергә кирәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа