Читтән килгән очраклар юк.
Инфекция белән авыруның барлык яңа очраклары да контакт нәтиҗәсе булып тора. Авырулар арасыннан 25 кеше хастаханәгә салынган, 16сы өйдә дәвалана.
Яшь төркемнәре буенча:
18 яшькә кадәр – 2
18 яшьтән 30 яшькәчә – 3
30 яшьтән 50 яшькәчә – 12
50 яшьтән 60 яшькәчә – 5
60 яшьтән 70 яшькәчә – 11
70 яшьтән 80 яшькәчә – 8
80 яшьтән 90 яшькәчә – 0
90 яшьтән өлкәнрәкләр арасында чирләп китүчеләр юк.
Авыручылар саны буенча элеккечә үк Казан алда бара, анда 26 кеше авырый. Арча, Яшел Үзән һәм Тукай районнарында икешәр кешегә коронавирус диагнозы куелган.
Covid-19 пандемиясе башланганнан бирле Татарстанда коронавирусның 4555 очрагы ачыкланган. 3410 пациент дәваланып беткән, шул исәптән 48 кеше узган тәүлектә терелгән. 1137 кеше дәвалана.