Газетаның үз сайты булганын күпләр белә. Тик менә аның мөмкинлекләреннән файдаланучылар гына күп түгел. Мәсәлән, теге яисә бу мәкаләгә, аның авторына яисә анда күтәрелгән проб-лемага карата үз фикереңне калдыру, ягъни комментарий язу дигән мөмкинлектән. Шушы нисбәттән укучыларыбызны активлаштырып җибәрү максаты белән без сайттагы комментарийларга бераз күзәтү ясарга булдык.
16 гыйнварда...

16 гыйнварда сайтка урнаштырылган "Бөгелмә шәһәрендә Үзәк чыршыны ачу тантанасы узды" мәкаләсенә Регина дигән укучыбыз елмаю рәвешендә смайликлар куйган һәм "Ёлка бик ошады, ачылу тантанасы да "Ура"га узды", - дип язып калдырган. Шушы ук көнне чыккан "Әхмәт Тимер" мәкаләсенә карата Роза Корбан "Рана ханым чәчән түгел, черкәз" дип, үз фикерен калдырган. "Бөгелмә районы Татар Димскәе авыл җирлегендә чаңгы ярышлары узды" (22 февраль) дигән күләмле генә мәкалә астында Эльвира: "Рәхмәт. Бик яратып авылыбыз белән укыдык. Исән-сау эшләгез! Эшегездә уңышлар телибез!" - дигән. Үзегезгә рәхмәт, Эльвира, журналистка күп кирәкми, язган хезмәте укучы күңеленә барып ирешкән икән, шуннан да зуррак бүләк юк. "Солдат хаты" мәкаләсенә (25 февраль) Инсаф әфәнде ир-атларга хас азсүзлелек белән: "Бик әйбәт", - дип язып куйган.
Сайтта февраль аенда иң күп укылган язма булып Р. Җәләевнең икенче чакырылыш Бөгел-мә муниципаль районы Советы депутатларының 46 нчы сессиясе турында язылган "Ел гади булмас" мәкаләсе танылды.
Сүзне йомгаклап, укучыларны сайтка да, газетаның "ВКонтакте"дагы рәсми төркеменә дә кергәләп торырга, теркәлергә, мәкаләләргә карата фикерләр белән уртаклашырга чакырабыз. Әгәр комментарийларыгыз шундук күренми икән, аптырарга кирәкми, алар, "Бөгелмә авазы" иҗтимагый-сәяси газета булганлыктан, цензурасыз сүзләр кермәгәнме икәнлеген тикшерү өчен администратор күзлеге аркылы уздырыла. Шуңа күрә, дуслар, аралашу ике яклы булсын, безнең язмаларга битараф калмагыз, фикер уртаклашып торыгыз.