24 март көнне Техника йорты бинасында "Ихлас" халык фольклор ансамбленең 24 еллыгына багышланган иҗат кичәсе үтте. Әлеге мәдәният учагының милли бүлек мөдире Айсылу Гаврилова, ансамбльнең җитәкчеләре Людмила белән Ришат Габдрахмановлар концертның күңелле һәм матур үтүе, тамашачы күңеленә хуш килүе өчен барысын да эшләгән.
Ләйсан Вилданова.
Р. Габдрахманова фотосы.
Күркәм концертта коллектив оешуның беренче көненнән үк катнашып йөргән, хәзер инде аның йөзек кашы булган җырчылары Сәгыйдә Гыймаева, Алмазия Ханнанова, Әлфия Нурмөхәммәтова, Рәсимә Кәлимуллина, Әлфия Җаббарова, Рәфис Мунтин балкыды. Шулай ук "Ихлас" халык фольклор ансамблендә тупланган "Бөркет" егетләр ансамбле чыгышы да (солистлары - Ришат Габдрахманов, Илшат Тимкин, Вадим Әхмәтгәрәев) халык күңеленә хуш килде. Ансамбльнең киләчәктә ныклы терәге булачак яшь җырчылар Гүзәл Мөхәммәтшина, Альбина Салихова, Айгөл Нургалиева, Розалия Корбанова, Карина Хаҗиева, Ризидә Габдрахманова ларның чыгышларын да тамашачы бик яратты. Аларның репертуарларындагы халык,
композиторларыбызның ретро җырлары залда утыручы бер генә кешене дә битараф калдырмагандыр дип уйлыйм.
"Шатлык" вокаль ансамбленә йөрүче балалар чыгышы концертны тагын да бизәде. Аның солистлары: Ләйсән Мәүлиева, Азалия Рамазанова, Адилә Таҗиева, Арслан Мәүлиев үзләренең җырлары белән шулай ук тамашачы күңеленә кереп калдылар. Шунысы куанычлы: яшьләр халык җырларын бик яратып, чын күңелләреннән башкардылар, димәк, "Татар җыры" яшәячәк, киләчәктә дә популяр булачак.
Ансамбль репертуарына килгәндә, ул бик бай. Җыр-моңнан кала, сәхнәдә кыз озату, кыз бирнәсе әзерләү композицияләре бик күркәм күренеш булып истә калды. Милләтебезнең йолаларын, горефләрен чагылдыруны, аларны барлауны үз алдына максат итеп куйган төркемнәр булганда, халык, аның борынгыдан килгән гадәтләре яши дигән сүз.
Ансамбль киләчәктә үз репертуарына төбәгебез шагыйрьләре hәм композиторлары җырларын кертеп, иҗат эшен баетырга һәм тамашачысын тагын да матурдан-матур концертлары белән сөендерергә җыена.