Ямьле җәйнең куркыныч яклары
Җәй рәхәт чор булса да, анда балалар өчен дә, зурлар өчен дә куркыныч нәрсәләр җитәрлек: азык-төлек тиз бозыла, эссе суга, кояш пешерә, бөҗәкләр тешли һ.б. Шуңа күрә дә ара-тирә генә булса да табигать кочагына чыгучылар кайбер нәрсәләрне исендә тотсын иде. ТР гражданнар оборонасы һәм гадәттән тыш хәлләр буенча Бөгелмә укыту-методик...
Җәй рәхәт чор булса да, анда балалар өчен дә, зурлар өчен дә куркыныч нәрсәләр җитәрлек: азык-төлек тиз бозыла, эссе суга, кояш пешерә, бөҗәкләр тешли һ.б. Шуңа күрә дә ара-тирә генә булса да табигать кочагына чыгучылар кайбер нәрсәләрне исендә тотсын иде. ТР гражданнар оборонасы һәм гадәттән тыш хәлләр буенча Бөгелмә укыту-методик үзәге филиалы укытучысы Татьяна АНИСИМОВА менә нинди киңәшләр бирә.
Агулану куркынычы. Салатлар, шашлык һәм башка ит ризыклары, сөт эчемлекләрен суыткычта тотып, свежийны әзерләп ашау кирәк. Чебеннәрдән сакланыгыз, яшелчә-җимешләрне һәм, әлбәттә, кулларыгызны юыгыз!
Эссе сугу. Сыеклыкны аз эчү, нык тирләү организмның хәлсезләнүенә һәм эссе сугуга китерә. Баш әйләнә, күңел болгана башласа, тизрәк салкын урынга керегез, күп эчегез. Температура нык күтәрелсә, коса башласагыз, табиб чакырыгыз.
Кояшта пешү. Кояшта кызыну - матур төстәге тән дигән сүз генә түгел, ә суланып-кабарып чыккан, купшакланган, кычыта-әчетә торган тире дә әле ул. Пешкән җир төзәлгәч тә тиредә ала-кола эз кала. Башка төрле зарарлы нәтиҗәләр дә килеп чыгу куркынычы бар. Шуңа күрә кояшта пешкәнче кызынмагыз. Тире пешкән очракта, пантенол, ибупрофен, зәйтүн мае кебек чаралар кулланыгыз.
Күзләрне саклау кирәк. Кояшның нык якты нурлары күзләр өчен дә зарарлы. Күзләр әчеткәнне, кистереп яшь ага башлаганны көтмәгез, ультрамиләүшә нурларыннан саклый торган кара күзлекләр киегез.
Лайм авыруы. Урман-болыннарда талпан дигән бик мәкерле бөҗәк бар. Ә димәк, энцефалиттан тыш, Лайм авыруы, боррелиоз кебек авыр уза торган йогышлы чирләр эләктерү куркыныч бар дигән сүз. Башта салкын тигән кебек билгеләр тоеп, аннары берничә көн эчендә тән тиресендә түгәрәк кызыл тимгелләр барлыкка килә икән, кичекмәстән табибка мөрәҗәгать итегез. Бөҗәкләр тешләүдән, бигрәк тә талпан кадалудан сакланыгыз!
Гади генә саклану чаралары күрсәгез, үз хәлегезгә игътибарлырак булсагыз, җәй бары тик рәхәт кенә китерер.
Әлфинур Шәвәлиева.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа