Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җомга кичендә

Ураза аенда азыкланыр өчен

Ниһаять, кулыбызга Габделһади углы Габидулла Хәсәновның Казан шәһәренең "Иман" нәшриятында басылып чыккан "Хаҗиларга ярдәмлек" китабын алдык.

Дистәләрчә еллар буена күңелендә йөргән ихлас догалар, ниһаять, бер-бер артлы тезелеп, төзек һәм камил калыпта туганнар. Укучыларның уртак фикере белән килешәм, аның шигъри нәземдә иҗат ителүен Сөбханү Тәгаләдән килгән ризалык һәм кабуллык дип карарга кирәктер.
Китап көчле тойгы белән язылган. Аны укыганда һәрдаим игътибарның бер Аллаһы хозурына юнәлгәнен, ә бәдәннең фани дөньядан вакыйф килеш, бары дога һәм дога, тирән намаз һәм намаз халәтендә утырганын тоясың. Мөгаллимнең рухи көче шуның кадәр нык, китабын укыганда бу ныклык, тугрылык укучыга да күчә. Китапка иңгән шушы нурны мәртәбәле укучылардан берсе, "ТатНИПИнефть" институты өлкән фәнни хезмәткәре, "Мөхәммәдия" мәдрәсәсе шәкерте, хаҗи Таһир әфәнде Габбасов та тасвир итә:
"Ошбу китап «Хаҗиларга ярдәмлек» дип атала һәм тулысынча үзенең исеменә лаеклы. Исламның бишенче баганасы булган хаҗ гамәлен уңышлы башкару өчен үзеңне туган илдә үк рухи яктан әзерли башлау зарур. Пәйгамбәребез (с.г.в.) хаҗы, аның күркәм холкы мисалында хаҗ сәфәренә әзерләнү ул изге гамәлне башкаруга омтылышны ныгыта.
Китап, аңлатмаларны кыскарту вә җиңеләйтү максаты белән, шигъри шәкелдә, авторга гына хас үзенчәлекле телдә язылган һәм барча хаҗ гамәлләрен дөрес башкару кагыйдәләрен үз эченә алган. Автор, Коръән яки хәдис сүзләрен үзгәртмәү кирәклеген танып, аларны тәфсирләр нигезендә калдырырга, хаклыкка ия булырга тырышкан.
Әсәрдәге гамәл кылу урыннарын тасвирлаган тарихи вакыйгалар, гамәлләрне җанландырып, аларның асылын аңларга ярдәм итеп, ихласлыкка юл ача.
Гамәлләрне башкарганда укыла торган Коръән сүзләре, хәдисләр, үзеңнең догаларың белән Раббыга ышаныч белдереп ялварган хәлдә, һәрдаим Аллаһы белән элемтәдә булуны беренче планга куя. Китапта китерелгән догалар бик көчле, ихласлык белән язылган һәм укыганда, үзеңне хаҗ башкаручылар дәрәҗәсендә, хаҗ мәйданнарында кебек хис итәсең. Рухи яктан үзеңне хаҗга әзерләр өчен кирәкле булган мисаллар һәм пәйгәмбәребез (с.г.в.) күркәм холкын тасвирлау - хаҗ гамәленә мөһим рәвештә, кичектерми әзерләнергә кирәклеген аңлату белән бергә илһам бирә, канатландыра.
Китапта сөлекләрнең гәүдәләре белән "Аллаһ, Әссәлам, Ислам" дип язу феноменын китерү, күңелебездә Аллаһның безгә карата булган игътибарын, мәрхәмәтлелеген, яхшы теләкләрен күреп, укып, Раббыбызга карата зикердә булуыбызның кирәклегенә өстәмә искәрмә ясала.
Укучыбыз туган илдә үк хаҗ кыласы урыннар белән танышып, хаҗ кылган вакытта ярдәм табар өчен, татар теленә тәрҗемә ителгән карталар китерелгән.
Гомумән алганда, бу күркәм китап үзенчәлекле жанрда язылган, матур, ихлас, яңгыравыклы догалар белән сугарылган бер зур, саллы әсәр булып күренә. Хаҗилар өчен дә, башка мөселманнар, укучылар өчен дә күп еллар дәвамында күркәм әсбап вә рухи азык булып үз урынын алыр, инша Аллаһ!"
Китап Татарстан Республикасы Мөселманнар Диния Назәрәте рәисе, мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин тарафыннан расланган.
Ихлас укучы буларак, үз фикеремне өстәүне мәгъкул күрәм. Үзебез якыннан яратып аралашып белгән, туган шәһәребездә көндәлек тормышын һәркөн күреп торган, җәмәгате белән икесен тигез яраткан сөекле кешебезнең китабы безгә бик-бик кадерле. Тышкы битенә китапның төп сәбәпчесе - Мәккә шәһәрендә Пәйгамбәребезнең (с.г.в.) эзләре уелып калган җирләр төшерелгән. Боларның өстендә кат-кат галәмнәр ачылып, бөек яратылышның мәркәзендә балкыган Аллаһы исеме язылган. Төзелешенең затлылыгы, битләренең купшылыгы һәм чисталыгына күрә, аны ачканда, күңел үзеннән-үзе "Бисмиллаһир-рахман-иррахим" дип, фатиха кәлимәсен тәкърарлый, кириллицада ифрат матур бирелгән догаларны ятлап аласы килә. Үзең белән йөртергә кулай булган 116 битлек буклет рәвешендә эшләнгән. Күңел дәфтәренә тартым: шәхси кичерешләр өчен чиста битләр калдырылган. Мөбарәк Ризаэддин Фәхреддин казыйның халыкка аң-белем тарату юлын дәвам иткән мөгаллимгә ихтирамыбыз олы вә биниһая.
Рисаләдә хаҗ кылу сәфәре соклангыч рухи ныклык һәм рухи сафлык таләп иткән җитди сынау булып, көн-төн бертуктамый кылынган фидакарь гыйбадәт итеп сурәтләнгән. Мөгаллимнең яшьле күзләре аша мөкатдәс мәчетләрнең нигезендә яткан нурлы ташларны күргән кебек булдым. Ул йотылып эчкән Зәмзәм суының кайнар тамчыларын, сабый бала күк, җаныма, хәтеремә сеңдердем.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса