“Тулпар”ның тәүге җиңүе
Татар мәдәният үзәгендә эшләп килүче халык театрының "Тулпар" яшьләр төркеме 15 октябрь көнне Казан шәһәрендә узган ХVI "Өмет ярлары" дип аталган халыкара фестиваль- конкурста катнашып, II дәрәҗә лауреат исемен алып кайтты.
Ф.ВӘЛИЕВА.
Бөгелмә шәһәре.
Флюра Шәрипова җитәкләгән бу яшь талантлы коллектив Т.Миңнуллин әсәре буенча куелган "Моңлы бер җыр" спектакленнән өзек күрсәтте. Муса Җәлил образында Эдуард Гафиятуллин, аның белән бер камерада үлем җәзасы көткән әсир-тоткыннар ролен шәһәребезнең төрле уку йортларында укучы талантлы егетләребез, спектакльне алып баручы шагыйрәне 14 нче татар гимназиясе укытучысы Гөлнара Солтанова уйнады.
Жюри рәисе, Россия Федерациясе Дәүләт Думасы эксперты, Мәскәү шәһәренең мәдәният комитеты рәисе, шагыйрь һәм композитор Иосиф Михайлович Рогаль "Тулпар" яшьләр төркеме чыгышына зур бәя бирде: "...шундый зур патриотик эшне оста башкаруыгыз өчен олы рәхмәтемне белдерәм", - диде үзенең чыгышында. Тамаша залында утыручы Нефтеюганск, Ижевск, Коминың Ухта шәһәреннән, Ростов-на-Дону, Казан, Чаллы, Свердловск, Мәскәү һәм башка бик күп шәһәр һәм өлкәләрдән килгән яшьләр, татар телен аңламасалар да, безнең егетләребезнең чыгышын тын да алмыйча, зур кызыксыну белән карадылар һәм алкышларга күмделәр.
Халыкара фестивальдә мондый зур җиңү - Бөгелмәбез өчен зур дан һәм дәрәҗә.
Рәхмәт, "Тулпар" егетләре! Театр сәнгатенә булган мәхәббәтегез тормышыгызда яңадан-яңа җиңүләргә илтсен!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа