Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җомга кичендә

Татар яшьләренә мөрәҗәгать

Инде белгәнебезчә, 27-31 август көннәрендә башкалабыз Казанда V Бөтендөнья татар яшьләре форумы булып узды. Дөньяның төрле төбәкләрендә яшәүче татарларның 800дән артык яшь вәкиле белән мәркәзебездә очрашу һәм аралашу безнең өчен шатлыклы вакыйга булды.

Илназ КАМАЛЕТДИНОВ.
Карабаш бистәсе.

Без дигәндә, әлеге форумга Бөгел-мә муниципаль районыннан сайланган делегатларны - Самат Фәрит улы Нәбиуллин һәм үземне күз алдында тотам. Тагын шунысын да әйтергә кирәк, төрле илләрдән килгән яшьләрнең ана телебездә аралашуы икеләтә куанычлы иде.

Форум эшчәнлеге барышында төрледән-төрле мәсьәләләр күтәрелде. Алар арасында татар телен саклап калу темасы иң борчыганнарыннан булды. Юкка гына: "Теле барның - иле бар", - димиләр шул. Әлеге сорау Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов белән очрашу вакытында да күтәрелде һәм безнең илбашын да бимазалый торган мәсьәлә икәнлеге күренде. Бөекбритания, Австралия, Кытай һәм башка дәүләтләрдә яшәүче милләттәшләребезне дә иң нык борчыган мәсьәлә шушы булып чыкты.

Форумнан алган тәэсирләребез бик көчле булды, әлбәттә. Инде менә үзебездәге - Бөгелмәдәге хәлләр турында да фикер алышырга мөмкин. Безнең Бөгелмәдә татар яшьләрен нинди сораулар борчый икән соң? Форумда күтәрел-гән проблемалар бездә дә хәттин ашкан, ләбаса. Шуңа күрә минем үзебезнең милләт яшьләренә мөрәҗәгать итәсем килә. Без - татар яшьләре - милләтнең киләчәге генә түгел, без - милләтнең бүгенгесе! Ана телебезне саклап калу, аны үстерү төп бурычыбыз булып тора. Ә аны яшәтү, өйрәтү серләре гаиләдән башлана. Гаиләдә милли мохит тудыру өчен татар җанлы булу сорала, ә аның өчен гореф-гадәтләребезне, динебезне саклап калу, үстерү, йолаларыбызны җиренә җиткереп үтәү, милли мәгариф һәм мәдәниятебезне, татар театрын, халык җырларын югалтмау-онытмау, ана телебездә язылган китапларны барлау, газета-журналларны укып бару сорала. Бер караганда, әллә ни авырлыгы да юк кебек...

Әлбәттә, илебездә аралашу теле булган рус телен дә өйрәнү кирәк, башка чит телләрне белсәң, тагын да яхшырак, әмма үзебезнең ана телен кысрыклап чыгару хисабына булырга тиеш түгел бу гамәлләр. Бигрәк тә, балигъ булып, гаилә корып җибәргән яшьләр бу турыда онытмаска тиешләр, чөнки аларның нарасыйларын нәкъ менә алда сөйләнгән милли мохиттә тәрбияләү кирәк тә инде. Татар булып туганбыз, татар булып яшәргә, ана телен камил белергә, гореф-гадәтләребезне киләчәк буынга җиткерергә тиешбез! Аллаһы Тәгалә тарафыннан безгә әманәт шул. Кайда гына булсак та, татарлыгыбызны саклап калыйк!
Рәсемдә: V Бөтендөнья татар яшьләре форумында катнашкан БМР делегаты Самат Нәбиуллин яшьтәшләре белән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса