Татарстан районнары һәм шәһәрләрендә татарча "Шаяннар һәм тапкырлар клубы"ның сайлап алу уеннары башланды. Үткән шимбәдә Татар мәдәният үзәгендә биш команда үзара көч сынашты.
Руслан ҖӘЛӘЕВ.
Командаларның чыгышын язучы, сатирик, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Камил Кәримов җитәкчелегендәге жюри бәяләде. Аның составында Татарстанның халык шагыйре Марсель Галиев, прозаик, шагыйрь Марат Закиров, язучы Ләбиб Лерон, шагыйрь Газинур Морат бар иде.
Уенның темасы итеп "Агай-эне ак мыек..." дигән гыйбарә билгеләнгән булган.
Әлмәтнең "Хыялыйлар", Баулының "Шомбайлар", безнең "Әйбәт", Сарманның "Татарча синдром", Ютазы районының "Ачы борычлар" командалары алда күрсәтелгән теманы ачып бирергә тиеш булдылар.
Уеннар "Сәламләү"дән башланып китте. Исегездәдер, үткән елгы уен нәтиҗәләре буенча Татар мәдәният үзәгенең "Әйбәт" командасы даны бөтен республикага яңгырады. Сайлап алу турларында бер-бер артлы җиңү яулап, алар башкалабыз Казанда узган финал уенында катнаштылар һәм хаклы рәвештә лауреат исеменә лаек булганнар иде. Бөгелмә уенчысы Фәнис Кәниповка да (рәсемдә), ел нәтиҗәләре нигезендә, "Иң кызыклы уенчы" дигән югары исем юкка гына бирелмәгәндер. Шуңа күрә "Әйбәт" уенчыларыннан бары тик әйбәт чыгышлар күрергә инде күнегеп тә барабыз бугай. Әлеге уенда да сынатмады алар, беренче минутлардан ук Татар мәдәният үзәге сәхнәсендә кемнең хуҗа икәнен күрсәтергә керештеләр. "Сәламләү"дән соң сорау-җавап бирү өлеше узды.
Анысында команда вәкилләре көндәшләре биргән сорауга тапкыр җавап табарга тиеш булдылар. Биредә "Шомбайлар"ның: "Телефоннан 20 санын җыйсаң ни була?" - дигән сорауларына үзләренең үк: "Милиция машинасы арты белән килә!" - дип җаваплаулары һәм башка командаларның да тапкырлыклары ачык чагылды.
"Өйгә эш" туры җыр конкурсы буларак билгелән-гән иде. Менә анысында инде "Әйбәт"ләргә тиңнәр булмады дисәк тә, арттыру түгел. Жюри вәкилләренә төрттерү дисеңме /Камил Кәримов аны "кыйнау" дип бәяләде/, Яңа елны каршылау күренешендә ир белән хатынның сөйләшүләре дисеңме - барысы да урынлы һәм мавыктыргыч булды. Хатыны иренә: "Җаным, кара әле, бу күлмәгем миңа килешәме?" - диюенә, ире: "Ул бит сиңа зуррак иде..." - дип җаваплавы тамашачы алкышларына күмелде. Хәер, тамашачы дигәннән, күп түгел иде алар. Ни өчен дигәндә, беренчедән, Казан кунаклары
/жюри вәкилләре/ аларны кирәк дип санамый, чөнки бу бит әле сайлап алу туры гына дип аңлаттылар. Икенчедән, аларның килү вакыты төгәл билгеле булмау тамашачыны чакыру мөмкинлеген чикләгән. Ә бит мондый чаралар, татар телендә уза торган КВН бездә бик сирәк күренеш. Яшьләр уйный торган әлегедәй чараларны күрсәтмичә генә уенга аларны тарту, җәлеп итү мөмкин эш түгеллеге көн кебек ачык, ләбаса. Кызганыч, бик кызганыч, Бөгелмәнең яшь тамашачысы сайлап алу уенын күрми калды...
Уенның нәтиҗәләре исә түбәндәгечә булды: "Ачы борычлар" 123 балл белән - III урында, "Шомбайлар" 131 балл туплап - II урында, "Әйбәт" 146 балл белән җиңүче дип табылдылар. Жюри рәисе Камил Кәримов узган уен турында сөйләгәндә, түбәндәгеләрне әйтте: "Татар юморы бик кызыклы, тормышчан бит ул. Шуның бүгенге көн кадагына суга торганнарын сайлап ала белергә генә кирәк. Аннан соң, зур чыгымнар түкмичә генә костюмнар да тегәргә мөмкин. Бу нисбәттән, Ютазының "Ачы борычлар"ын мисалга китерергә була. "Хыялыйлар" - яшь, энергияле команда, дөрес юнәлеш бирүче булса, киләчәктә аларга да уңыш елмаер. Сарманның "Татарча синдром" командасының чыгышын уңышлы дип әйтеп булмый /бер биремне рус телендә башкарды алар. Авт./, исемнәре җисемнәренә туры килмәде. Ә менә Бөгелмә командасының чыгышын мин калганнарга үрнәк итеп куяр идем. Бөгелмәдә татар синдромы башланды дип әйтергә тулы нигез бар бүген".
Әлеге җиңүдә Татар мәдәният үзәге директоры Флюра ханым Шәрипованың роле турында әйтеп үтмәсәк, дөрес булмас. Кыска арада сценарий язып, уенчылар табып, шундый югары дәрәҗәдә чыгыш ясау - аның осталыгы нәтиҗәсе. Аларга Казанда үтәчәк ярымфинал уенында да - уңышлар, ШТКның җиңүчеләре булсыннар иде дигән теләктә калабыз.