Татар Димскəе чаңгы юллары
Килде Ак диңгезнең артыннан очып бер карлыгач, Кунды да ул сайрады, сайлап үзенә бер агач: "Күпме, февраль, каш җыерсаң һәм ачулансаң да син, Барыбер, ди, җитте яз һәм рухына кышның ясин. Яз җитәдер, файда юктыр, күпме гайрәтләнсә март, Халкыбыз сүзе буенча, гәрчә март итсә дә "шарт!" Яуса да карлар, табигать...
Килде Ак диңгезнең артыннан очып бер карлыгач,
Кунды да ул сайрады, сайлап үзенә бер агач:
"Күпме, февраль, каш җыерсаң һәм ачулансаң да син,
Барыбер, ди, җитте яз һәм рухына кышның ясин.
Яз җитәдер, файда юктыр, күпме гайрәтләнсә март,
Халкыбыз сүзе буенча, гәрчә март итсә дә "шарт!"
Яуса да карлар, табигать эшли инде үз эшен.
Тиздән иснәрбез, кызыл, ал-гөл чәчәкләрнең исен",
-дигән мәшһүр Тукаебыз үзенең "Яз хәбәре" дигән шигырендә. Әйе, инде тиздән, Ходай насыйп итеп, ямьле яз айлары да килеп җитәр, карлар да эреп агып китәр. Ә бүген исә, чаңгыга басып, җилдән җитез җилдерергә мөмкинлек бар әле.
Андый мөмкинлекне Татар Димскәе авылында кулдан ычкындырмадылар. 21 февраль көнне анда чаңгы ярышлары оештырылды. Рәсми төстә әлеге ярышлар 23 февраль - Ватанны саклаучылар көненә багышланган иде.
Хәтерләсәгез, узган ел, шактый озак тәнәфестән соң, җирле депутат Ринат Галләмов инициативасы белән кабат яңартылган иде мондый ярышлар. Әйе, Ринат Канәфия улы, заманында авыл мәктәбе укучыларының, олыларның чаңгы ярышларында район күләмендә алдынгылар булуын да, чаңгы спортының сәламәтлеккә ифрат та файдалы икәнлеген дә һәм шул ук вакытта күп чыгымнар сорамавын да бик яхшы аңлап, әлеге төр ярышларны кабат тергезеп җибәрде. Быел инде ул яңа дәрәҗәдә - җирле авыл Советы рәисе вазифасында ярышларның әйдәманы иде.
21 февраль иртәсе карлы булуы белән аерылып торды. Әле кичә генә күктә кояш елмайган булса, бүген исә ябалак-ябалак кар яуды. Әйтерсең лә, Табигать-Ана чаңгыга басучылар чип-чиста, ап-ак кардан элдерсеннәр дип әйтә сыман тоелды. Күп яуды кар, бәрәкәте белән булсын, киләсе ел игеннәре өчен бик тә кирәкле ул дип уйлады булса кирәк авыл агае, шундый могҗизаны күреп.
Ярышлар урынында исә башта оештыручылар, аннан катнашучылар, тамашачылар мәш килде. Кар күп яугач, кичә салынган чаңгы юллары инде карга күмелгән иде. Аларны кабат яңарту эше Линар Алтыновка йөкләнгән булып чыкты. Үзенең "Буран"ында җилдереп, ул берничә тапкыр чаңгы юлларын кабаттан салып килде. Шуннан ярышларның тантаналы өлеше башланды. Беренче булып, сүз авыл имам-мөхтәсибе Яндәш хәзрәткә бирелде. Аның хәер-фатихасын алганнан соң, җирле башлык Ринат Галләмов авылдашларын, килгән кунакларны, ярышларда катнашучыларны сәламләде. Чаңгы ярышларының тәртибе белән таныштырды. Җирле мәдәният хезмәткәрләре әзерләгән концерт номерлары һәркемнең күңеленә хуш килде. Бөтендөнья Татар Конгрессының Бөгелмә бүлеге рәисе, "Бөгелмә авазы" газетасы мөхәррире Руслан Җәләев исә әлеге ярышларны рәсми рәвештә "Татар Димскәе чаңгы юллары" дигән исем белән атарга кирәклеге турындагы тәкъдим белән чыкты.
Сәламләүләрдән соң ярышлар башланып китте. Беренче булып, мәктәпкәчә яшьтәге балалар, аннан - башлангыч сыйныф укучылары, аларны зурраклары, өлкән ир-егетләр, хатын-кызлар алыштырды, теләгән һәркем чаңгыга баса алды бу көнне. Чаңгыга басмаганнары исә саф һавада табигать манзаралары белән хозурландылар, стартка баскан һәм финишка якынлашкан спортчыларга көч биреп тордылар. Эчләрендә булган тискәре эмоцияләрен тышка чыгарып, бушандылар. Кыскасы, бары тик уңай тәэсирләр белән баеп, рухи дөньяларын тутырып кайтып киттеләр дисәк, һич кенә дә арттыру булмас...
Хәер, кайтып киткәнче җиңүчеләрне тәбрикләделәр бит әле. Финиш сызыгына алдынгы булып керүчеләрне атап үтмәсәк, дөрес булмас. Менә алар: мәктәпкәчә яшьтәге балалар арасында малайлардан 1 нче урын - Раил Миңнуллинда (5 яшь), кызлардан - Ләйлә Шәйхетдиновада (5 яшь);
1 - 4 нче сыйныф укучылары арасында кызлардан 1 нче урында - Назилә Җәләева, 2 нче урында - Айгөл Мирзаянова, малайлардан 1 нче урында - Таһир Алматов, 2 нче урында - Ринат Миңнебаев, 3 нче урында Хәсән Алматов булдылар. 5 - 8 нче сыйныф укучылары арасында нәтиҗәләр түбәндәгечә: кызлардан 1 нче урында - Динара Вәлиәхмәтова, 2 нче урында - Флорида Нәбиуллина һәм 3 нче урында Самирә Муллагалиева, малайлардан 1 нче урында - Роман Журавлев, 2 нче урында - Илгиз Закиров, 3 нче урында Денис Кадыйров булдылар. Өлкәннәр арасында хатын-кызлардан 1 нче урында - Эльмира Әхмәтова, 2 нче урында - Алисә Миңнуллина һәм
3 нче урында Фәйрүзә Тәбрисова; ир-атлардан 1 нче урында - Сергей Ковалев, 2 нче урында - Чулпан Шәйхуллин, 3 нче урында Малик Кадыйров булдылар. Монда шунысын да әйтергә кирәк, ярышларның баш хөкемдары - Лена Насих кызы Миңлекәева һәрбер катнашучыны вакыт белән җибәреп һәм шәхсән үзе каршы алып торды. Шуңа күрә җиңүчеләр турында бернинди бәхәскә дә урын калмады.
Финиш сызыгына килеп җиткәннәр самавырда әле генә кайнап чыккан чәйдән авыз итә алдылар. Аннан соң бәйрәмнең иң күңелле мизгелләре дә җитте. Җиңүчеләрне бер-бер артлы чакырып, җирле депутатлар, эшмәкәрләр көче белән әзерләнгән бүләкләр тапшырдылар. Быелгы ярышларда җиңүчеләр олы бәйгеләрдә җиңүчеләр кебек, медальләр белән дә бүләкләнде. Шулай итеп, алар күңелендә һәм тарихта әлеге ярышлар бик озак сакланыр әле.
Киләчәктә исә бу ярышлар тагын да куәтләнер, үсәр дигән өметтә калабыз. Моның өчен күп кирәкми бит: бары тик ялкаулыкны җиңеп, чаңгы юлларына басарга һәм сәламәт яшәү рәвешен өлге итеп алырга гына кирәк.
Сирин МӨСӘГЫЙТОВ.
Автор фотолары.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа