Риваять: Гомәр Хәйям -- “Көзге турында”
Бер акыл иясеннән сораганнар: -- Ни өчен ярлылар ачык йөзле була, ә менә байлар, киресенчә, кырыс йөзле? -- Тәрәзәгә кара әле, ни күрәсең? -- Балалар туп тибә. -- Ә хәзер көзгегә кара. Анда ни күрәсең? -- Үземне. -- Менә күрәсеңме, алар икесе дә пыяладан ясалган -- көзге дә, тәрәзә дә,...
Бер акыл иясеннән сораганнар:
-- Ни өчен ярлылар ачык йөзле була, ә менә байлар, киресенчә, кырыс йөзле?
-- Тәрәзәгә кара әле, ни күрәсең?
-- Балалар туп тибә.
-- Ә хәзер көзгегә кара. Анда ни күрәсең?
-- Үземне.
-- Менә күрәсеңме, алар икесе дә пыяладан ясалган -- көзге дә, тәрәзә дә, тик берсенә әз генә көмеш кургаш кушсаң, аннан бары үзеңне генә күрә башлыйсың, -- дип җавап биргән акыл иясе.
Айгөл ШӘРӘФИЕВА әзерләде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа