Җомга кичендә
Оҗмах белән җәһәннәм
Бер адәм Аллаһтан сораган: "Ходаем, минем оҗмах белән җәһәннәмнең нинди икәнен беләсем килә", - дигән. Аллаһ аны ике ишек янына алып килгән һәм, берсен ачып, адәмне эчкә уздырган. Анда зур өстәлдә тәм-том белән тулган зур савыт торган, тәмле аш исе бөтен бүлмәгә тулган. Ә менә аш өстәле артында утыручылар, озын...
Бер адәм Аллаһтан сораган: "Ходаем, минем оҗмах белән җәһәннәмнең нинди икәнен беләсем килә", - дигән. Аллаһ аны ике ишек янына алып килгән һәм, берсен ачып, адәмне эчкә уздырган. Анда зур өстәлдә тәм-том белән тулган зур савыт торган, тәмле аш исе бөтен бүлмәгә тулган. Ә менә аш өстәле артында утыручылар, озын саплы калаклар тотып утырсалар да, чирле һәм ач булып күренгәннәр. Алар ашка үрелә алган, тик кашыкны авызларына китерә алмаган. Адәм моны күреп аптыраган. Аллаһ: "Син хәзер җәһәннәмне күрдең", - дигән. Аллаһ икенче ишекне: "Бу - оҗмах!" - дип ачкач, адәм кабат шундый ук аш-су бе-лән тулы өстәлне күргән. Ә өстәл янында утыручылар бик бәхетле, тук икән. Алар бер-берсе белән кызыклы сөйләшүләр алып барган. Адәм: "Мин бернәрсә дә аңламыйм", - дип, Аллаһка сораулы карашын төбәгән. "Бу бик гади, - дигән Аллаһ. - Әлеге кешеләр бер-берсен ашатырга өйрәнгән. Оҗмах белән җәһәннәм бер төсле, тик аерма кешеләрнең үзләрендә", - дип җавап биргән.
Айгөл ШӘРӘФИЕВА әзерләде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса