Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җомга кичендә

Матурлык конкурсы купальниксыз һәм озын аякларсыз буламы?

Күптән түгел Болгариядә узган чибәр һәм талантлы хатын-кызлар арасында Mrs. Planet 2016 халыкара конкурсында Татарстаннан Рада Кузьмина җиңүче таҗына лаек булды. Конкурста җиңүче булып танылган гүзәл киләсе бәйгене үз илендә уздыру хокукыны ия була. Шулай итеп, Татарстан киләсе елга Mrs. Planet 2017 бәйгесен кабул итеп алырга мөмкин. Бу хакта бүген...

 

Күптән түгел Болгариядә узган чибәр һәм талантлы хатын-кызлар арасында Mrs. Planet 2016 халыкара конкурсында Татарстаннан Рада Кузьмина җиңүче таҗына лаек булды. Конкурста җиңүче булып танылган гүзәл киләсе бәйгене үз илендә уздыру хокукыны ия була. Шулай итеп, Татарстан киләсе елга Mrs. Planet 2017 бәйгесен кабул итеп алырга мөмкин. Бу хакта бүген Рада Кузьмина һәм конкурсның хуҗабикәсе Ирина Папазова журналистларга сөйләделәр.


Mrs. Planet конкурсы кияүдә булган хатын-кызлар арасында уздырыла торган бәйгеләр арасында дәрәҗәлеләрнең берсе булып санала. Инде 7 ел дәвамында уздырылу тарихында бу конкурста Европадан, Азиядән, Көньяк Америкадан, Австралия һәм Көньяк Африкадан талантлы һәм чибәр туташлар катнашкан. 2016 елда беренче тапкыр Mrs. Planet конкурсының җиңүчесе булып Россия вәкиле танылган. Безнең Рада Кузьмина үзен чибәр туташ кына түгел, талантлы, актив иҗтимагый тормыш алып баручы, уңышларга ирешкән шәхес буларак таныткан. 30га якын жюри әгъзасын ул үзенең төп чыгышы - Алла Пугачева репертуарыннан "Любовь похожая на сон" исемле җыр башкаруы белән таң калдырган.

Рада Кузьмина журналистларга үзе турында сөйләгәндә, "Мин беркайчан да модель булмадым. Конкурста катнашу турында карарны да мин тиз генә кабул итә алмадым: үз көчләремдә шикләндем, оялчанлык та хас миңа", - диде ул. Ләкин бу конкурсның купальниклар һәм озын аяклар бәйгесе түгел, ә менә нәкъ иҗтимагый тормыш белән яшәүче актив һәм һәрьяклы талантлары булган туташлар бәйгесе булу аны беренче очракта җәлеп иткән.

Рада Кузьмина KZN каналында "Бу - мәхәббәт" дип исемләнгән тапшыру алып бара. Анда ул апасы белән гаилә бәхетенә ирешү серләрен ача икән. "Без төрле яшь парларны да, инде дистәләгән еллар бергә матур тормыш корган гаиләләрне дә чакырабыз. Шулай ук бу тапшыру кысаларында "Ялгыз йөрәкләр" дигән рубрика да булдырдык. Үз тиңен таба алмыйча аптыраган йөрәкләргә ярдәм итәсебез килә", - ди ул.

Конкурста җиңүгә ирешеп бераз гына вакыт үтсә дә, Рада инде хәйрия эшчәнлеген дә башлап җибәргән: "Татарстанның кечкенә принцесалары" белән хәйрия концерты уздырган, ТР табигатьне саклау һәм экология министрлыгы оештырган Казансу елгасын чүп-чардан арындыру акциясендә катнашкан. "Минем тормышка ашырасы планнарым күп. Талантлы балаларны җыеп фестиваль дә уздырасым килә. Үзебезнең танылган артистларыбыз, җитәкчеләребез, гомумән башка яхшы кешеләр катнашында "Страна чудес" дигән әкиятләр, бишек җырлары белән балалар өчен диск яздырасым килә", - дип уртаклаша Татарстан гүзәле.

Mrs. Planet 2016 бәйгесенең президенты Ирина Папазова әйтүе буенча, мондый конкурслар нәкъ менә хатын-кызларның шундый актив эшчәнлек алып баруын пропагандалый. Гаилә тормышында гына бикләнеп калмыйча, башкаларга да ярдәм итү бик матур сыйфат, дип саный ул. "Матур булу, дөресрәге, туташның үзен чибәр дип санавы мөһим, әлбәттә тышкы матурлыкка гына ия булып калмыйча, үзеңне бөтен шәхес буларак таныту - бәйгенең алдынгы максаты", - ди ул.

Шулай ук Болгариядә барлыкка килгән бу конкурсның тагын бер бик мөһим бурычы бар икән. Нәкъ менә шуңа бәйле рәвештә конкурста җиңү яулаган туташ бәйгене үз илендә уздырырга хокуклы. Халыкара масштабта уздырылган бу бәйге оештыручы илнең мәдәниятен, табигый байлыкларын һәм тарихи ядъкәрләрен танытуга зур этәргеч булып тора. Шул уңайдан конкурсны уздыручы ил үзенең туризмын үстерүгә, башка илләр белән мәдәни багланышлар булдыруга хисаплый ала. "Конкурсны Болгариядә уздыра гына башлаган чорларда анда катнашучылар арасында Индия, Африка кебек илләрдән туташлар бар иде. Аларның күпчелеге Болгария дигән ил турында ишетеп тә белгәннәре булмаган", - ди Ирина. Берничә ел дәвамында Болгариянең туризмы үсешенә һәм халыклар дуслыгы ныгуга бу бәйге күп өлеш керткән. Шул исәптән киләсе елда Mrs. Planet 2017 конкурсының Татарстанда узуы да безнең республика өчен бик мөһим вакыйга булачак, дип саный ул.

Рамил ГЫЙЛЬВАНОВ фотосы

Интертат.ру.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса