1. Мең километрга сузылган сәяхәт бер адымнан башлана.
2. Синең кимчелекләрең турында әйткән кеше синең дошманың булмаска мөмкин; синең дәрәҗәң турында әйтеп торган кеше дустың булмаска мөмкин.
3. Әкрен барудан түгел, ә туктап калудан курык.
4. Тормышның хәйләсе - яшь килеш вафат булу һәм никадәр соңрак, шулай яхшырак.
5. Әгәр...

5. Әгәр дә тынлыкны яхшыга үзгәртә алмасагыз, авызыгызны ябып торыгыз.
6. Көчле киртәне узса, акыллы - бар юлны.
7. Көлү тавышы яңгыраган гади йорт күңелсезләнеп утырган затлы сарайдан баерак.
8. Әгәр дә абынып егылгансың икән, бу синең туры юлдан тайпылуың түгел әле.
9. Һәр нәрсәнең һәрвакыт яхшы ягын табарга тырыш, әгәр дә андыйлар булмаса, караны ялтырап торганчы ышкы.
10. Килеп туган хәл һәрвакыт үз вакытында була.
11. Белмәгенеңнән курыкма, белергә теләмәгәнеңнән курык.
12. Укытучылар ишекне генә ача, алга таба үзеңә атларга.
13. Җил никадәр көчле иссә дә, тау аның алдында баш имәячәк.
14. Кимчелексез дус булмый, кимчелекләрен эзли башласаң, дуссыз калырсың.
15. Бәхетсезлек ачкан ишеккә генә керә.
16. Кызара белгән кешенең йөрәге кара булмый.
17. Бер көн кеше булуың гомер буе шәүлә булудан яхшырак.
18. Сәяхәттән һәркем үзгәреп кайта.
19. Вак ташларны ташыган кеше генә тауны күчерә ала.
20. Хата ясасаң, көлеп җибәрүең яхшырак.
21. Агач утыртырга яхшы вакыт егерме ел элек булган, ә иң яхшы вакыт - бүген.
Айгөл ШӘРӘФИЕВА
әзерләде.