Күрше белән күрше күрешкәндә...
Бөгелмәдә Ишегалды бәйрәмнәре уздыру - матур традиция. Ремонт, төзекләндерү эшләре тәмамлануга, җәй ахырында, яисә көз башында күрше белән күрше җыелып, бергә бәйрәм итәләр. Быел да уен-көлкеле, җыр-биюле Ишегалды җыеннары башланып китте. М. Җәлил урамының, 53, 55 нче йортлары һәм Воровский урамының, 56 нчы йорты ишегалдында быел балалар мәйданчагы төзекләндерелгән, яңа...
Бөгелмәдә Ишегалды бәйрәмнәре уздыру - матур традиция. Ремонт, төзекләндерү эшләре тәмамлануга, җәй ахырында, яисә көз башында күрше белән күрше җыелып, бергә бәйрәм итәләр. Быел да уен-көлкеле, җыр-биюле Ишегалды җыеннары башланып китте.
М. Җәлил урамының, 53, 55 нче йортлары һәм Воровский урамының, 56 нчы йорты ишегалдында быел балалар мәйданчагы төзекләндерелгән, яңа эскәмияләр куелган, кече архитектур формалар, подъезд төпләрендә чүп савытлары урнаштырылган һәм башка шундый уңайлы шартлар тудыру өчен матурлау, бизәү эшләре башкарылган. Ишегалды бәйрәменә "Уют" торак милекчеләре ширкәте барлыгы 142 мең сумлык эшләр башкарган. Бәйрәмнең тантаналы өлешен ачып җибәргәндә муниципаль район башлыгы, шәһәр мэры Линар Закиров ишегалды халкын шәхси үз бәйрәмнәре белән котлады, матурлыкны сакларга өндәп, балалар, оныклар белән күңелле ял вакытлары теләде.
Ике бала анасы Татьяна Литовченко моңынчы, юл аркылы чыгып, күрше ишегалдына йөри торган булган. Хәзер исә подъезддан чыгуга, безне матурлык каршы ала ди ул:
- Биредә иске тимер атынгыч бар иде, шуның янында берәр бала күрсәм, куркып тора идем, бик куркыныч иде. Ремонт эшләреннән соң ишегалдыбыз бала-чага белән тулды. Әллә күрше өйләрдән дә җыелалар инде, балалар артып китте, - ди Татьяна елмаеп.
Ә Фәрит Галиуллин исә бу бәйрәмгә балалар бакчасыннан өенә кайтышлый, музыка тавышын ишетеп, кешеләрнең күңелле бәйрәм итүен күреп килгән.
- Безнең үзебездә дә ишегалдында балалар өчен уен мәйданчыгы әйбәт, узган елны гына төзекләндерделәр һәм шушылай зурлап, матур итеп Ишегалды бәйрәме ясадылар. Биредәге мәйданчык та бик шәп, - диде ике малай әтисе.
Бәйрәм вакытында беренче сыйныфка баручы балаларга, йорт активистларына һәм сугыш, тыл ветераннарына бүләкләр тапшырдылар. Ике яшьтәш, 86 нчы көзләрен каршы алучы Роза Миңвәлиева белән Фәрдия Моратова да халык җыеныннан читтә калмаган.
- Шундый бәйрәмне ничек калдырыйк ди. Әртистләр үзләре безнең янга килгән бит. Әнә, берсе җырларга өлгерми, икенчеләре инде сәхнә артында көтеп тора, - ди Фәрдия апа, йөзендәге елмаюын яшерә алмыйча. - Рәхмәт оештыручыларга, рәхмәт балалар өчен таганнар ясаучыларга, рәхмәт "Бөгелмә авазы"на шушы эш-гамәлләр турында язуыгызга, - дип, газета хезмәткәрләренә дә мактау сүзләре ирештерде безнең укучыбыз Фәрдия Моратова.
Ишегалды бәйрәме шулай ук Гафиятуллин урамының, 39, 41, 43 нче йортлары һәм Якупов урамының 51, 53 нче йортларында да узды. Биредә дә яңа балалар мәйданчыгы пәйда булган, территория төзекләндерелгән. Шунысын да әйтеп үтик, 2016 елда ремонт эшләре 334 торак йортта планлаштырылган, шуларның 200 гә якынында инде эшләр төгәлләнгән.
Ишегалларыбызда күрше белән күршене очраштыра, бер-береңнең хәл-әхвәлен сораштыра торган чаралар, халык тулы эскәмияләр күп булсын!
Гөлчәчәк ВӘЛИЕВА.
Автор фотосы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа