Бәйге дәвам итә
"Бөгелмә авазы" газетасы, җирле мәгариф идарәсе белән берлектә, "Энҗе бөртеге" конкурсын дәвам иттерә. Бу бәйге үсеп килүче яшь буынны әдәби иҗатка дәртләндерүдә, аның язу сәләтен ачуда бик зур роль уйный. Район һәм шәһәребезнең яшь каләм тибрәтүчеләре конкурста актив катнашыр дип ышанабыз.
Бәйгенең шартлары түбәндәгечә: яңа - 2012 елда язмалар, илдә Россия тарихы елы белән бәйле рәвештә, үзебезнең төбәкнең үткәнен чагылдырып, "Туган як тарихы" темасы буенча кабул ителәчәк. Бу иҗади эшләрегездә сез туган ягыбыз - Бөгелмә, аның авылларының тарихын, үзенчәлекләрен тасвирлый аласыз. Язмаларның игътибарга лаек дип табылганнары газета битләрендә шул рубрика астында биреләчәк.
Конкурска йомгак ясаганда авторның активлыгы, ягъни газетага күпме иҗади эш (хикәя, әкият, шигырь һ.б.) җибәрүе дә искә алыначак. Изге сәгатьтә, кадерле дуслар, башладык!
Конкурска йомгак, гадәттәгечә, апрель аенда - Тукай бәйрәмендә ясалачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа