Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җомга кичендә

Киң кодрәтле шаман

Дөнья булгач, менә шундый могҗизалы хәлләр дә очрап куя икән әле. Хәзерге метеорология хезмәте нинди генә мәгълүматлар бирми: иртәгә, бер атналыкны, бер ай алдан әйтеп бирә нинди һава торышы булачагын. Бик әйбәт, бик ышанып җитмәсәк тә, тыңлыйбыз. Шулай да аяз көнне яңгыр яудыра алмыйлар алар. Ә менә Көньяк Дакота штатында...

Дөнья булгач, менә шундый могҗизалы хәлләр дә очрап куя икән әле.
Хәзерге метеорология хезмәте нинди генә мәгълүматлар бирми: иртәгә, бер атналыкны, бер ай алдан әйтеп бирә нинди һава торышы булачагын. Бик әйбәт, бик ышанып җитмәсәк тә, тыңлыйбыз.
Шулай да аяз көнне яңгыр яудыра алмыйлар алар. Ә менә Көньяк Дакота штатында яшәүче индеец Крау Дог бу "эш"не башкара ала икән. Бу кеше - төрле йолалар өлкәсендә, шул исәптән явым-төшем "чакыру" биюе буенча да маһир белгеч.
АКШның зур гына территориясендә эссе һәм корылык торганда Клайд шәһәрчегендә яшәүче халык Крау Догны чакыра һәм үзенең тылсымлы биюләре бе-
лән Аллаһтан яңгыр соравын үтенә, ди.
Чыннан да, кешеләрне гаҗәпләндереп, яңгыр явып үтә икән. Әлбәттә, күкнең төбе тишелгәндәй, күп яумый ул. Ләкин шулай да кызу чакта тузанны басар-
лык яңгыр явып үткәнгә дә халык шатлана инде. "Кәҗәсе түгел, мәзәге кыйммәт" дигән әйтем бу очракта бик тә урынлы.
Иң кызыгы шул: шаман үзенең шушы юл белән 127 мәртәбә яңгыр яудыра алуын әйтеп, халыкны бик гаҗәпләндергән. Их, бөек Тукаебыз әйтмешли, "Җил дә вакытында исеп, яңгыр да вакытында яуса", мондый шаманнарның бер генә дә кирәге булмас иде бит.
 
Әлфинә КӘРИМОВА әзерләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса