Сәламәтлегең – үз кулыңда
"Радуга" халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәгендәге гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге психологлары 10 нчы мәктәптә "Сәламәтлек - акыл эше" дип аталган сыйныф сәгате үткәрде.
Земфира ИЛЬЯСОВА,
психолог.
Ирина Кошель фотосы.
Әлеге чара ток-шоу рәвешендә узды, анда укытучылар, 8 нче сыйныф укучылары һәм "Волонтер" үзәгенә йөрүче Бөгелмә педагогия көллияте студентлары катнашты.
Очрашуның төп максаты - яшүсмерләргә спиртлы эчемлекләр, тәмәке, наркотикларның зыяны турында мәгълүмат җиткерү һәм сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау.
Укучылар өчен уеннар тренинг һәм тест рәвешендә уздырылды. Балалар үзләренең начар гадәтләр турында күпне белүләрен күрсәтте, аларга каршы көрәшү юлларын да тәкъдим итте. Аннары барлык катнашучыларга да спиртлы эчемлекләрнең кеше организмына тискәре йогынты ясавы турындагы "Береги себя" дип аталган реклама ролигы күрсәтелде. Бу фильм балаларның эмоциональ халәтләренә зур йогынты ясады. Аларны бу мәсьәлә бик борчыганы йөзләреннән күренеп тора иде. Сөйләшү барышында балалар һәм өлкәннәр эчкечелеккә, наркоманиягә, тәмәке тартуга һәм СПИДка карата үз фикерләрен җиткерде. Нәтиҗә ясап, барысы да сәламәт яшәү рәвеше алып барырга, спорт белән шөгыльләнергә һәм начар гадәтләрдән баш тартырга кирәк дигән уртак фикергә килделәр.
Волонтерлар, укучылар белән бергәлектә, бу чараның гимнын да яңгыраттылар. Балаларга һәм укытучыларга мәгълүмати һәм профилактик материалларны үз эченә алган буклетлар таратылды, барысына да үз-үзеңне бәяли белү сәләтен үстерү өчен белешмәлек тапшырылды.
Гаиләләргә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге белгечләре мондый чараларны ешрак үткәрергә кирәк дигән нәтиҗәгә килде. Чөнки ул сәламәт яшәү рәвешен пропагандалый һәм, иң мөһиме, спиртлы эчемлекләр куллану, тәмәке тартуны тыюга профилактика булып тора.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа