Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җомга кичендә

Яшь барса да, картайма!

Яшь барган саен бит тиресе дә әкренләп үзгәрә башлый. Теләмәсәк тә, күз тирәләрендә җыерчыклар барлыкка килә. Өстәвенә, иртән һәм кичен күз кабаклары шешенә. Тырнаклар да үзләреннән-үзләре сына. Күп кенә ханымнар, әлеге үзгәрешләрне күреп, аптырашта кала. Бер дә кайгырмагыз, бу кимчелекләрдән халык киңәшләре нигезендә бик җиңел генә котылып була.

Грек маскасы

Әлеге компресс күз кабак-ларына менә дигән дәва бирә. Аны әзерләү дә авыр түгел. Моның өчен 25 грамм маргарин яки атланмай, 2 данә әстерхан чикләве, 1 чәй кашыгы лимон согы (әгәр дә битегезнең тиресе сизгер икән, мүк җиләге, гранат яки кара җиләк согы кушарга кирәк) алына. Барлыкка килгән массаны юка гына итеп күз кабагына сөртегез. Әлеге процедураны 25 минуттан да артык тотарга ярамый.

Ромашка һәмюкә чәчәгеннән

Әлеге компресс күз кабагындагы шешенүләрне генә бетереп калмыйча, күзләрне нурландырып җибәрә. Берәр аш кашыгы ромашка һәм юкә чәчәген бер стакан кайнаган суга салып, бүлмә температурасында төнәтергә. Төнәтмәне сөзеп, мамык тампоннарны юешләп, 10 минутка күз кабакларына куярга.

Сөттән

Компрессны әзерләүнең бернинди дә авырлыгы юк. Бары тик мамык тампоннарны сөткә манчып, 5-7 минутка күз кабагына куярга. Шуннан соң кайнаган су белән битне юып, күз тирәләренә крем сөртергә.

"Шакмак"лар

Иртән торганда битегез яки күз кабакларыгыз шешенгән булса, контраст (җылы һәм салкын суны аралаштырып) юыну ярдәмгә килә. Бозлы "шакмак"лар белән битегезне, күз кабакларыгызны сөртегез. "Шакмак"ларны кайнаган су, минераль су, шалфей, тырнак гөле, сары мәтрүшкә төнәтмәләреннән ясарга була.

Җыерчыклардан

Йомырка сарысын яхшылап болгатырга, шуңа 2 чәй кашыгы үсемлек мае (иң яхшысы зәйтүн мае), 2 аш кашыгы вак угычта уылган кишер өстәгез. Биткә, муенга, изүгә әлеге масканы сылагыз да 20 минут тотыгыз. Соңыннан җылымса су белән юып алыгыз.

Ялкынсынмасын өчен

Көн буе макияж белән торган күз кабагы кичкә таба ялкынсына башлый. Күздәге арыганлыкны бетерү өчен компресс ясарга кирәк. Моның өчен ромашка, миләүшә чәчәге, петрушка үләннәрен 1әр аш кашыгы алып, бер стакан кайнаган суда төнәтергә. Мамык тампонны әлеге төнәтмәгә манчып, күз кабагына куярга. Төнәтмә ясарга иренсәгез, кара чәйгә манчылган мамык та куярга була.

Тырнакларны ныгыту

Тырнакларыгыз сына башласа, димәк, аларны бераз дәвалап алырга кирәк. Моның өчен җылымса үсемлек маена лимон согы салып, тырнак-ларга көн саен ванна ясарга. Ваннадан соң аларны салфетка белән сөртеп алыгыз. Онытмагыз, әлеге процедураны эшләгәннән соң кулларны берничә сәгать дәвамында суга тыгарга ярамый. Бер атнадан соң алар йомшарып, матураеп калыр.

Шулай ук кул тырнакларын сулы ванна ярдәмендә дә дәваларга була. Моның өчен диңгез яки океан тозы кирәк. Кайнар суга 1 чәй калагы тоз салып, яхшылап болгатыгыз. 20 минут дәвамында кулларыгызны әлеге суда тотыгыз. Процедураны 10 көн дәвамында кабатларга кирәк.

Тагын бер мөһим киңәш: кулларыгызны һәм тырнакларыгызны дәваларга теләп, содалы ванна ясамагыз. Бу вакытта тырнакларыгыз, киресенчә, йомшарачак кына.

Тырнакларыгыз сынган очракта А, В, Д витаминнары эчәргә була.

Буяган чәчкә - бал

Һәрбер хатын-кыз кайчан да булса бер тапкыр чәчен буяп карый. Моны һәрдаим эшләп торучылар да җитәрлек. Чәчне буяу, бөдрәләтү кебек процедуралар вакытында баш тиресе күп кенә "сынау"лар узарга мәҗбүр, шунлыктан табигыйлеген югалта. Буялган чәчләрне һәм баш тиресен түбәндәгечә дәвалап була: ярты стакан сырага ике аш кашыгы бал салып, азрак җылытып алырга. Әзер булган катнашманы баш тиресенә, чәч араларына сеңдерергә кирәк. Масканы 20 минуттан соң юып төшерергә.

Икенче төрле маска да бик файдалы. Баш тиресенә ярты стакан оеган сөт сөртеп, өстеннән җылы яулык бәйләп, 20 минут тоталар. Аннан соң тагын ярты стакан оеган сөт сөртәләр. Биш минуттан соң чәчләрне юалар. Мондый чаралар чәчне ныгыта һәм табигый төс бирә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: матурлык маска матур мода