Игелек эшлим дисәң
12 октябрь көнне Укучылар сараенда "Оныклардан - әбиләргә һәм бабайларга" дип аталган күргәзмә-сату һәм хәйрия марафоны үтте.
Ләйсән ВИЛДАНОВА.
Иганәчелек чикләрендә оештырылган бу чара "Добрый телефон" республика акциясе кысаларында уздырыла. Депутатлар, предприятие, учреждение, ведомство җитәкчеләренең матди ярдәме белән марафон барышында тупланган һәм социаль приют һәм реабилитация үзәге тәрбияләнүчеләре эшләнмәләрен сатудан җыелган акчага социаль хезмәткәрләр каравына ярдәмгә мохтаҗ ялгыз өлкән буын вәкил-ләренә һәм инвалидларга кесә телефоннары алыначак. Мондыйлар Бөгелмәдә 100 кешегә якын.
Чара барышында Бөгелмә муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Лера Мөстәкыймова начар күрүче өлкән буын вәкилләренә җайлаштырылган биш кесә телефоны тапшырды. "Безнең район һәрвакытта да Россия Федерациясендә һәм Республикада үтүче барлык хәйрия акцияләрендә дә актив катнашып килә. Шәһәребездә теләп, чын күңелдән булышлык күрсәтүчеләр булу бик сөендерә. Бу эштә бигрәк тә депутатларыбыз актив катнаша: Ринат Харисов, Тимур Булушев, Арслан Насыйбуллин, Владимир Миняев һәм башкалар мохтаҗларга зур шатлык өләшә. Без барлык химаячеләргә дә изге гамәлләре өчен чиксез рәхмәтле", - дип билгеләп үтте җитәкче үз чыгышында.
Бөгелмә муниципаль районында мондый аралашу чаралары белән 57 ялгыз кеше тәэмин ителгән инде. Акция дәвам итә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа