Хуҗабикә колагына
∨ Коймак пешерә башлаганчы, табага тоз ышкысагыз, коймак көймәячәк. ∨ Яшел тәмләткечләрне озаграк саклау өчен, агып торган суда юарга һәм кәгазьгә төреп, полиэтилен пакетка салырга кирәк. Пакетны суыткычның аскы киштәсенә куйсагыз, яшел тәмләткечләр 2-3 атна бозылмаячак. ∨ Бәйрәмнән калган шәрабны боз контейнерына салып, туңдыргычка куярга була. Аннан кирәк чакта алып,...
∨ Коймак пешерә башлаганчы, табага тоз ышкысагыз, коймак көймәячәк.
∨ Яшел тәмләткечләрне озаграк саклау өчен, агып торган суда юарга һәм кәгазьгә төреп, полиэтилен пакетка салырга кирәк. Пакетны суыткычның аскы киштәсенә куйсагыз, яшел тәмләткечләр 2-3 атна бозылмаячак.
∨ Бәйрәмнән калган шәрабны боз контейнерына салып, туңдыргычка куярга була. Аннан кирәк чакта алып, соусларга кушарга мөмкин.
∨ Кайнатып суытылган су тизрәк ката. Тиз генә боз шакмагы кирәк булса, моны истә тотарга кирәк. ∨ Сумкагыздан тәмсез ис киләме? Бер көнгә аңа кулланылмаган чәй пакетигы салып торыгыз.∨ Салатка тоз, борыч сипкәннән соң гына көнбагыш мае салыгыз. Тоз көнбагыш маенда эреми.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа