Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җомга кичендә

Хатын-кызларга: чәчләрегез матур булсын!

Чәчләр коелу, аларның төссезләнүе һәркемне зур борчуга сала. Моны сизгән хатын-кыз шундук баш тиресенә төрле маска, кремнар буярга тотына. Әмма болай дәваланудан алда чәч коелуның сәбәбен ачыкларга кирәк. Чәчләрнең хәле төрле стресс кичерүләргә, дөрес тукланмауга, башка сәбәпләргә бәйле булырга мөмкин. Проблема туклануга бәйле икән, менюга игътибар итәргә, аны үзгәртергә, витаминнарга...

Чәчләр коелу, аларның төссезләнүе һәркемне зур борчуга сала. Моны сизгән хатын-кыз шундук баш тиресенә төрле маска, кремнар буярга тотына. Әмма болай дәваланудан алда чәч коелуның сәбәбен ачыкларга кирәк. Чәчләрнең хәле төрле стресс кичерүләргә, дөрес тукланмауга, башка сәбәпләргә бәйле булырга мөмкин.
Проблема туклануга бәйле икән, менюга игътибар итәргә, аны үзгәртергә, витаминнарга бай ризыклар сайларга кирәк. Яшелчә-җимешләрне күбрәк ашарга, табигый сутлар эчәргә. Организмыгызга тутыя, кальций, А, Е, D төркемендәге витаминнар җитешмидер, бәлки? Тәмәке тартудан тыелыгыз, һичьюгында бу гадәтегезне киметегез. Никотин тән, чәч һәм тырнак торышына зур зыян сала.

Стресс чәчләргә шулай ук начар йогынты ясый. Бу очракта җиңелчә генә тынычландыручы матдәләр кулланыгыз. Күңелегез тыныч булмаса, нинди генә маска эшләсәгез дә, аның файдасы булмаячак.

Чәч коелуның сәбәбен ачыклагач, дәвалауны башлагыз. Маска атнасына ике тапкыр эшләнә. Берничә төрле маска тәкъдим итәбез.

Әрекмән маскасы. Суган суты, коньяк һәм әрекмән төнәтмәсеннән кушылма эшләп, чәч төбенә уарга кирәк. Башны тастымалга урап, ике сәгать тотарга, аннан юарга.

Керәннән маска. Керән тамырын угычтан яки итүткәргеч аша үткәрергә, шуның белән чәч төпләрен ышкырга, тастымал урарга һәм ярты сәгатьтән юарга.

Алоэ белән маска. Аны эшләү өчен алоэ суты, бал һәм 1 йомырка сарысы кирәгәчәк. Боларны яхшылап бутап, баш тиресенә сөртергә, төрергә, ярты сәгатьтән юарга.

Баллы маска. Зәйтүн маен бер үк күләмдә бал белән кушарга һәм чәч төпләренә буярга. 15 минуттан җылы су белән юып төшерергә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса