Бөтенроссия "Түгәрәк уен" татар фольклор фестивале беренче мәртәбә 2008 елда Ульян өлкәсенең Иске Кулатка районында узган иде. Аннары әлеге мәртәбәле уен Төмән өлкәсендә (2009 ел), Свердлау өлкәсе (2010 ел), Пермь крае (2011 ел), Самара өлкәсе (2012 ел) һәм Казанда (2013 ел) оештырылды. "Түгәрәк уен" фестиваленең төп максаты - катнашучыларны халкыбызның...
Әлфия МОСТАФИНА
әзерләде.
Фестиваль ел саен Татарстан, Башкортстан, Удмуртия, Мари Иле, Мордовия, Чувашстан республикаларыннан, Самара, Сарытау, Чиләбе, Оренбург, Киров, Әстерхан, Төмән һәм башка өлкәләрдән 500гә якын фольклор коллективлары вә-килләрен җыя.
Агымдагы елның 27 - 30 июль көннәрендә Татарстан Республикасындагы борынгы Болгар дәүләте тарих-архитектура музее тыюлыгында VII Бөтенроссия "Түгәрәк уен" татар фольклор фестивале узды. Аны Бөтендөнья Татар Конгрессы Башкарма комитеты теләктәшлеге белән Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы оештырды.
Фестивальгә быел Россиянең унҗиде төбәгеннән - Татарстан, Мордовия, Удмуртия, Башкортстан, Чувашстан республикаларыннан, Пермь краеннан, Омск, Төмән, Түбән Новгород, Чиләбе һәм башка өлкәләрдән 600ләп кеше чакырулы иде.
"Түгәрәк уен"ның беренче көне Рамазан аеның соңгы көненә туры килгәнгә күрә, фестивальдә катнашучылар өчен кичен ифтар (авыз ачу) мәҗлесе оештырылды. Аннан соңгы көннәрдә төрле төбәкләрдән булган катнашучылар - фольклор төркемнәре, солистлар, хореографик коллективлар, музыка уен коралларында уйнаучылар, мөнәҗәтчеләр үз осталыкларын күрсәттеләр. Биредә шулай ук мастер-класслар, экскурсияләр, кичке уеннар оештырылды, мөселман җыр фестивале һәм Ураза гаете бәйрәме уздырылды.
Киләсе елда исә бу күләмле чараны Чиләбе өлкәсендә үткәрү ниятләнә.
Рәсемдә: бу күркәм бәйрәм чарасында безнең Бөгелмә җирлегеннән дә сәнгатькәрләр катнашты - Карабаш бистәсе мәдәният йорты каршында оештырылган "Зөбәрҗәт" татар фольклор ансамбле изге Болгар җирендә милләттәшләребезгә үз талантын күрсәтеп кайтты.