Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җомга кичендә

Фәрештә канаты астында

Риваять Бер адәм төш күргән, имештер комлы яр буеннан фәрештә белән бергә атлый, ди. Тормышның яхшы якларын искә төшергән вакытта комлы ярда гел ике аяк эзен күргән: фәрештәнекен һәм үзенекен. Ә менә авыр вакытларында нигәдер бер генә аяк эзе булган. Моны күреп адәм кайгыга төшкән һәм фәрештәдән сораган: "Син бит...

 

Риваять

Бер адәм төш күргән, имештер комлы яр буеннан фәрештә белән бергә атлый, ди. Тормышның яхшы якларын искә төшергән вакытта комлы ярда гел ике аяк эзен күргән: фәрештәнекен һәм үзенекен. Ә менә авыр вакытларында нигәдер бер генә аяк эзе булган. Моны күреп адәм кайгыга төшкән һәм фәрештәдән сораган: "Син бит миңа, тормышыңда бергә атларбыз дип вәгъдә бирдең, тик авыр вакытларда комда бер генә эз, ник алай? Нигә син мине кыен вакытта ташладың?". Фәрештә: "Мин һәрвакыт синең белән. Бары кайгы-хәсрәт килгәндә мин сине кулыма күтәреп йөрттем", -- дигән.

Айгөл ШӘРӘФИЕВА әзерләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса