Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җомга кичендә

Эше белән балкыган бәйгедә дә ялтырый!

Җаваплылыгы чикләнгән "ТНГ-Групп" җәмгыяте коллективы күркәм нәтиҗәләр күрсәтеп эшли дә, күңелле итеп ял да итә белә. Узган атнаның ике көнен: 22-23 августны геофизиклар спортка багышладылар - "Сосновка" ял базасында аларның традицион 46 нчы җәйге спартакиадасы үтте. Анда җәмгыятьнең төрле шәһәрләрендә эшләүче коллективлары, аерым алганда, "ТНГ-АлГИС" /Әлмәт/, "ТНГ-ЛенГИС" /Лениногорск/, "ТНГ-НурГИС" /Нурлат/,...

Ләйсән ВИЛДАНОВА.
Автор фотолары.

Геофизикларның "Сосновка" ял базасында спартакиадалар, елның кайсы гына фасылында узмасын, бик күңелле, кызык­­­­­лы үтә. Әйе, шулай булмый ни, эштә дә елдан-ел биек үрләр яулый барып, хезмәт географиясен еллап түгел, айлап киңәйтүче җәмгыятьтә башкача булырга мөмкин дә түгелдер мөгаен. Чөнки биредә эш белән спорт һәрчак кулга-кул тотышып атлый. Геофизиклар өчен булдырылган төрле спорт түгәрәкләре, күнегү заллары моның шулай икәнен тулысынча дәлилли. Эш белән балкыганнар бәйгеләрдә дә ялтырый шул!

Хәрәкәт бәйрәме җәм­гыятьнең генераль директоры урынбасары Атлас Әсәтов һәм профсоюз комитеты рәисе Шамил Мәһдиевнең спорт сөюче геофизикларга юллаган изге теләкләреннән, дәртле тәбрикләүләреннән һәм кышкы спартакиадада җиңү яулаган "ТНГ-АлГИС" җәмгыяте вәкиленең оешма әләмен күккә, биеккә күтәрүеннән башланып китте. Быел да геофизиклар үзләре арасыннан волейбол, мини футбол, бура уены, троеборье /100 метрга йөгерү, сикерү, турникта тартылу, отжимание/, армспорт, төрле дистанцияләргә йөгерү, катнаш эстафета, аркан тарту кебек спорт төрләрендә "иң-иң"нәрне ачыкладылар.

Елның-елында кечкенә, әле йөрергә генә өйрәнеп килүче нәниләрдән алып, инде чәчләренә чал кер­гән ветераннарны да күрергә мөмкин биредә. Беренчеләре иң якын ке­шеләренә көч бирергә килсә, икенчеләре, инде 60-70 яшьтән узган хөрмәтле ветераннар, әле һаман да сафта, ярышларда катнашып, алдынгы урыннар яулыйлар. Аларга карап, ничек сокланмыйсың инде! Шундыйларның берсе 1000 метр ераклыкка йөгерүдә 2 нче булып килүче Рәиф Низамов /ТНГ-АлГИС"/. 62 яшьлек Рәиф ага йөгерүчеләр арасында иң олысы. "Беренче урынга спортны, аннан соң гына эшне куярга кирәк. Шул вакытта гына эштә дә, спортта да беренче булачаксың. Спорттан соң миңа өйдәге, хезмәт урынымдагы эшләр дә уен гына бит. Җәмгыятьтә 8 ел эшлим, шул вакыттан бирле спартакиаданың кышкысына да, җәйгесенә дә ел саен киләм. Кыш көне чаңгыда узышып - I, йөзү һәм өстәл теннисы буенча III урын алдым. Аннан тыш, быел Казан шәһәрендә пенсионерлар арасында үткән республикакүләм спартакиадада чаңгы һәм отжиманиедә - беренче, сикерүдә өченче булып, бер баруда 3 медаль алып кайттым", - ди ут кебек җитез хезмәткәр. Үз сәламәтлеген һәрвакыт кайгыртып яши ул, улларын да шулай өйрәткән. Җәмгыятьтә дә бу максатларда җитәрлек шартлар тудырылган. "Тре­­­­нажер залыбыз бар, өс­тәл теннисы уйныйбыз, волейбол түгәрәкләренә йөрибез, йөзү белән шө­гыльләнәбез, - ди Р.Ни­замов. - Күреп тора­сыз, без еш кына - беренчеләр рәтендә, чөнки җәмгыя­тебез тарафыннан ярдәм, теләктәшлек күрсәтелә. Нәрсә генә со­расаң да, каршы кил­миләр, булдыралар, алып бирәләр. Шулай булгач, нигә безгә җиңмәскә! Шәһәребездә 5 километр ераклыкка сузылган яңа йөгерү сукмагы кулланылышка тапшырылуга шатланып йөрим әле, көн саен шунда чыгып, 3-4 километр йөгереп узсам, Алла теләсә, республика кү­ләмендә дә, биредә дә ми­ңа тиңнәр булмаячак", - ди көр күңелле Рәиф ага.

Әйе, елның-елында өлкәннәр генә түгел, балалар да спорт бәйрәменең ямен арттырып, әтиләре, бабалары белән футбол тибеп, аларга көч биреп йөриләр. Шулар арасында кечкенә кыз белән малайның ераклыкка йөгерү ярышлары вакытында: "Бабай, бабай!" дип, дәррәү кубып, көч биреп торуларын озаклап кызыксынып күзәттем. Һәм бу нәниләрнең тырышлыклары юкка булмады бит, бабалары 1000 метр ераклыкка йөгерүдә беренче килде! Ирексездән беренче урын яулаган "бабай" янына атладым. Ул "ТНГ-ЛенГИС" җәмгыяте данын яклаучы 56 яшьлек Илдус Мөгыйнов булып чыкты. "Гомер буе гео­­­физикада эшләдем, хәзер инде лаеклы ялга чыктым. Җәй көне дә, кыш көне дә "Сосновка"ның кунагы булдым һәм бу шөгылемне дәвам итәрмен дип уйлыйм. Аллага шөкер, инде пенсиядә булсам да, чакыралар, шул вакыт минем күңелләр күтәрелеп китә. Чөнки ярышларда катнашу, хезмәттәшләр, дәвамчылар белән сөйлә­шү, күптәнге танышлар бе­лән аралашу үзе генә дә ни тора бит", - ди ул. Ә бу шук нәниләр - Эмил һәм Элина Илдус аганың оныклары булып чыктылар. Алар ел саен бабаларының иң актив җанатарлары һәм аның җиңүенә этәргеч бирүчеләре дә икән. Балалар үзләре дә ки­ләчәктә бабалары кебек йөгерергә һәм алдынгылыкны яуларга хыялланалар. Бу эштә Илдус абый аларның беренче тренерлары, ә "Сос­новка" моңа этәргеч бирүче спорт утраучыгы булыр мөгаен.

Укып кайтып, инде 5 ел "ТНГ-Групп" оешма­сында эшләп, НТУ җәм­гыяте өчен көч бирүче Анас­тасия Говоркованың, нинди генә һава шартлары булуга да карамастан, ир-егетләр белән бергә волейбол уйнавы да сокландыра. Өстән яңгыр явып торганда егетләргә каршы волейбол уйнавы бик зур көч һәм батырлык таләп итәдер дигән сорауга ул: "Һава торышы безнең өчен һәрвакыт яхшы, мондый экстремаль шартларда бигрәк тә көчле тәэсир алабыз. Яңгыр явып торгач, туп комга бата, авыр, кулдан шуып төшәргә генә тора. Ә уен вакытында болар бит бөтенләй сизелми дә, бөтен игътибар, көч көндәшне җи­ңүгә юнәлтелгән. Яшәсен спорт!" - ди яшь белгеч. Моннан тыш, Анастасия ярышларның троеборье төрендә, урыннан сикерүдә - I, 100 метрга йөгерүдә - II һәм шәхси зачетта - III урынга чыкты. Булдыра бит!

Уның дустанә коллективында геофизик булып эшләүче Диана Аб­дуллина 6 ел эшләү дәверендә быел беренче тапкыр спартакиадада көчен сынап карарга булган һәм ялгышмаган. Ул хатын-кызлар арасында 1000 метрга йөгерүдә - I урында. "Йөгерү белән сәламәтлегемне ныгыту максатында 3-4 ел элек шөгыльләнә башладым, шул вакыттан бирле үземне тагын да активрак, җитезрәк һәм сәламәтрәк итеп хис итәм һәм бүгенге җиңүемә чиксез шат. Мондый спартакиадада беренче чирканчыкны алдым, киләсе елларга инде ярышларның иң актив спортчыларының берсе булырмын дип уйлыйм", - ди Диана үз кичерешләре белән уртаклашып.

Азактан үткәрелә торган алыплар ярышы - аркан тартышу спартакиаданың иң кызыклы, мавыктыргыч уеннарының берсе. Әвендәй егетләрнең мәйданга чыгып, юан арканны өзелердәй итеп ике якка тартулары, солдатлар кебек рәт-рәт җыелышып баскан җанатарларның дәррәү көч биреп торулары моның ачык мисалы. Бу спорт төрендә II урынга чыккан әлмәтләр командасы вәкиле Владимир Ремневның киче­решләрен белергә теләп, аңа мөрәҗәгать иттем: "Кечкенә чагымнан ук көрәштем, хәзер менә ел саен ярышта катнашып, командабыз данын яклап киләм. Күреп торасыз, без иң көчле егетләр рәтендә, үткән елларда да яхшы нәтиҗәләр күрсәттек, киләчәктә дә моның өчен тырышачакбыз. Кыскасы, эш урынымнан да, безнең өчен оештырылучы чаралардан да һәм гомумән, тормышымнан бик канәгать!", - ди иң көчле егетләрнең берсе.

Әйе, берсеннән-берсе тырыш һәм батыр табигатьле, сизгер, җитез һәм көчле спортчыларның уеннарын күзәтү, дәрт-дәрман бирү дулкынландыргыч, күңелле мизгел булса да, аларны хөкем итү бик катлаулы эш. Айсатулла Хисмәтуллин гео­­­физикларда 28 нче елын инде хөкемдар. "Ел саен спортчылар составы алышынып тора, елдан-ел яшьләрнең тартылуы да бик куанычлы күренеш. Әлмәт, Лениногорск командалары яхшы чыгыш ясый, соңгы елларда алар рәтенә Нурлат, АУП хезмәткәрләре кушылып килә. Ә иң мө­һиме, "ТНГ-Групп" оешмасы шәһәрдә коллективларны бергә туплап, дустанә мөнәсәбәтләр урнаштыруга юнәлтелгән спартакиадалар оештыручы бердән-бер җәмгыять бит. Булдыралар геофизиклар!", - ди ул.

Хәрәкәт бәйрәменең җиңүчеләрен "ТНГ-Групп" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять генераль директоры Ринат Харисов тәрбикләде. "Нинди генә авыр еллар булмасын, без җәйге һәм кышкы спартакиадаларны үткәрмичә калмадык. Ә алдагы елда геофизика оешмасы 60 яшьлек юбилеен бил­геләп үтәчәк, шуның өчен киләсе елга спартакиа­да тагын да зуррак масштаб­ларда оештырылырга тиеш. Чөнки, безнең эштә дә, бизнеста да һәм спортта да уңышларыбыз җитәрлек", - дип, барлык спортчыларны да уңышлары белән тәбрик итте. Барысына да бәхет, шатлык һәм җан тынычлыгы теләп, һәрбер алдынгы чыгыш ясаучыга Мактау грамоталары тапшырды (өстәге рәсемдә А.Говоркованы тәбрикли). Спартакиадада җиңүче коллективларга Кубок бирелде.

46 нчы җәйге һәм гомуми спарта­киадаларның нәтиҗәләренә ел­­­лык кил­­гәндә, дан пьедес­талының иң югары баскычына "ЛенГИС" вәкилләре күтәрелде, Әлмәтләрнең тату командасы - икенче урында, Бө­гелмәнең ЦГИ, АУП, НТУ берләшкән командасы - өченчедә! Афәрин егетләр һәм кызлар, булдырдыгыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса