Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җомга кичендә

Февраль ае нинди була?

Юлиан һәм григориан календаре буенча елның икенче ае, латинча Februarius "Фебруус ае", "чистарту ае" мәгънәсенә ия. Бу - елның иң кыска ае, гадәти елда -28, кәбисә елында 29 көннән тора. Җирнең төньяк ярымшарында кышның соңгы, көньякта - җәйнең өченче ае. Февральдә ай тулып өлгермәскә дә мөмкин. Моннан тыш, алты елга...

Юлиан һәм григориан календаре буенча елның икенче ае, латинча Februarius "Фебруус ае", "чистарту ае" мәгънәсенә ия. Бу - елның иң кыска ае, гадәти елда -28, кәбисә елында 29 көннән тора. Җирнең төньяк ярымшарында кышның соңгы, көньякта - җәйнең өченче ае.

Февральдә ай тулып өлгермәскә дә мөмкин. Моннан тыш, алты елга бер тапкыр һәм һәр 11 елда ике тапкыр 4 тулы җиде көнлек атнасы булган гаҗәеп серле ай да әле ул.

Бу айда кара каргалар оя кора башлый. Солы чыпчыгы һәм песнәк беренче җырларын суза. Аюның балалары туа.
Февральдә салкын булса, августта җылы көтелә. Әгәр кышның бу ае буранлы икән, августта яңгыр көт, уҗым игене уңачак. Кар күп ятса, үлән калын булачак. Бүрәнә шыртласа, суык булачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса