Чаңгыда йөргәндә уйланулар
Мин кардагы эзләрне юксынам, шуңа күрә ял көне җитте исә, чаңгыларымны алып, тизрәк урманга ашыгам.
Их, яратам да соң кышкы урманны!
Мин кышкы урманны күзәтәм. Кар өстенә, ак кәгазь битенә хәрефләр язылган сыман, эзләр уелган. Яхшылап күзәтсәң, ул эзләрдән күп нәрсә белергә була. Менә вак тамчылардай тычкан эзләре сибелгән. Ә алардан аз гына читтәрәк төлке эзләре аерыла. Буталчык эзләргә яңадан йомшак кар ява һәм, ак кәгазь битенә язылган сүзләрдәй, аңа яңадан урман законнары языла башлый.
Ямьле лә урман буйлары!
Урманда сихри тынлык. Төннәрен исә күк йөзе эреле-ваклы йолдызлар белән бизәлә. Йолдызлар уртасында - тулган ай. Ай үзенең алтын нурларын җиңел генә чайкалып торган урман өстенә сибә. Мондый кичләрдә эчендә йөрү бигрәк тә күңелле. Син атлыйсын, ә ай, сиңа күңелсез булмасын дигән кебек, синең белән бергә бара. Нинди күңелле манзара! Шундый тыныч - теләсәң, үз йөрәгең типкәнен дә ишетә аласың.
Яратам, бик яратам сине, урманым!
Менә ерак та түгел кар шыгырдаганы ишетелә. Кышкы тын кичләрдә аның тавышы нинди серле тоела! Үзеннән-үзе күңелгә җыр килә:
Сөй гомерне, сөй халыкны.
Сөй халыкның дөньясын...
Урманга кергәч, күңелләр күтәрелеп китә. Кышкы урман - әкият бит ул.
Матур, серле әкият! Каеннар, көмеш шикелле ялт-йолт итеп, күзләрне камаштырып тора. Чыршы-наратларның иңбашларында - мамык кебек ап-ак кар мендәрләре. Карт наратлар, бер-берсенә сыенышып, мәңгелек уйларын уйлап, мәңгелек тавышсыз җырларын җырлап утыралар.
Мондадыр безнең бабайлар түрләре, почмаклары;
Мондадыр дәртле күңелнең хурлары, оҗмахлары.
Монда хикмәт, мәгърифәт һәм монда гыйрфан.
Монда минем нечкә билем, җәннәтем һәм монда хур...
- дип, җырлыйлар кебек алар.
Урманым, яратам, бик яратам сине! Нинди гүзәл бит минем урманым! Шатлыктан кычкырып җырлап җибәрәсе килә:
Күтәргән кул догага, исенә төшерә шунда үз углын:
"Ходаем, ди, бәхетле булсайде сөйгән, газиз углым!"
Тамадыр мескенемнең тамчы-тамчы күзләреннән яшь.
Карагыз: шул догамы инде тәңре каршына бармас?
Урман үзенең саф һавасын, матурлыгын, барлык нигъмәтләрен бүләк итә безгә. Яраткан саен яратасы килә. Яратуым шундый көчле булганга, кышкы урманым да ышанычлы. Яратам, бик яратам сине, изге кышкы урман!
Сиринә ХӘМИДУЛЛИНА.
Бөгелмә шәһәре.
Редакциядән. Мөхтәрәм җәмәгать! Чыннан да, үз сәламәтлеге турында уйлаган һәркемнең кышкы урманда булганы, аның матурлыгын күргәне, чаңгыда йөргәне бардыр. Моны даими эшләгәннәр исә көр кәефләре, актив, сәламәт булулары белән аерылып торалар. Димәк, кышкы урман энергиясе аларга, чыннан да, уңай йогынты ясый. Шулай булгач, бу якшәмбе көнне - 10 февральдә Бөгелмә чаңгы базасында узачак "2013 ел - Татарстан чаңгы юлы" сәламәтләндерү чарасында катнашырга кирәк. Чара сәгать 10да башлана. Стартка рәхим итегез!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа