Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җомга кичендә

Әбиемнән үрнәк алам

Минем әбием - Равилә Нурияздан кызы Дәүлиева. Ул "Бөгелмә авазы" газетасын яратып укый. Бөгелмә шәһәре һәм районы яңалыклары белән даими кызыксынып бара.

Тумышы белән Арча районы Пөшәңгәр авылыннан, биш балалы гаиләдә туып-үскән. Гаилә ишле булганга күрә, кечкенәдән хезмәт яратып, эшләп үскәннәр алар. 8 нче сыйныфта укыганда әбиемнең киләчәктә укытучы буласы килгән, ә 10 нчы сыйныфны тәмамлаганда агроном булу теләге өстенлек алган. Шул нияте аны әлеге белгечлек һөнәрен алырга этәргән. Диплом алгач, ул Бөгелмә районы "Энгельс" колхозында агроном-орлыкчы булып эшли башлаган. Киләчәктә аңа баш агроном, парторг, укытучы, склад мөдире вазифаларын да башкарырга туры килә. Кайда гына эшләсә дә, үзен намуслы хезмәткәр буларак күрсәтә алган.

Бабам Минсәгыйть белән алар гаилә корып, өч бала тәрбияләп үстергәннәр. Бүгенге көндә дә бик матур, тату гомер кичерәләр, бер-берсенә хөрмәтләре зур. Без - балалары, оныклары алардан үрнәк алып яшибез һәм киләчәктә алар кебек намуслы, җәмгыятебез өчен файдалы булырбыз дип ышандырабыз.
Ләйсән ӘГЪЛИУЛЛИНА,
Карабаш 2 нче урта мәктәбенең
6 "В" сыйныфы укучысы.

Рәсемдә: әбием Равилә бабам Минсәгыйть белән.
/Фото - гаилә альбомыннан/.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса