Бәхетне без ничек аңлыйбыз соң, Кемнәр, кайсы җирдә куллана? Минем өчен Бәхет-туган һәрбер көндә, Таң нурлары белән башлана. Ходай биргән гомер-ул зур Бәхет, Тазалыгы белән бирелсә. Шөкер итеп биргән барысына, Риза булып көнең күрелсә. Безне тапкан,назлап безне баккан, Әти-әни исән булсалар. Кайткан чакта туган нигезләргә Капка ачып каршы алсалар. Туганнарың...
Бәхетне без ничек аңлыйбыз соң,
Кемнәр, кайсы җирдә куллана?
Минем өчен Бәхет-туган һәрбер көндә,
Таң нурлары белән башлана.
Ходай биргән гомер-ул зур Бәхет,
Тазалыгы белән бирелсә.
Шөкер итеп биргән барысына,
Риза булып көнең күрелсә.
Безне тапкан,назлап безне баккан,
Әти-әни исән булсалар.
Кайткан чакта туган нигезләргә
Капка ачып каршы алсалар.
Туганнарың тату булса Бәхет,
Уртак булса шатлык -кайгылар.
Күңелләрдә булса яхшы уйлар,
Таза булып туса сабыйлар!
Һәр нәрсәдән Бәхет табып була,
Белү кирәк яшәү кадерен,
Тереләрне хөрмәт итә белеп,
Үлгәннәрнең карыйк каберен.
Дөнья йорты-сынау йорты бит ул,
Кемнәр үзен-ничек күрсәтә.
Сынау биреп Аллах ,сабырлыкка
Дөреслеккә безне өйрәтә.
Бар нәрсәдә Бәхет күрә белсәк,
Сабыр калсак авыр чакларга,
Янәшәдә безнең Аллаһ булыр,
Җиңел булыр алга атларга!
Кадрия Камиловна