Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җомга кичендә

Бөгелмәдә 100 яшьлек әби яши

Озын гомер кешегә нәселдән, геннардан бирелә, ди галимнәр. Кеше туксан яшен тутыргач, картаюдан туктый, йөзгә дә исән-сау җитә, дигән фикерләр дә бар. Гасырлар аша үтеп, тормышның ачысын-төчесен татыган хәлдә дә киләчәккә оптимист карашын, күңел көрлеген югалтмаган кешеләр арабызда яши. Бүген исә сезне, хөрмәтле газета укучыларыбыз, Бөгелмә шәһәренең Югары бистә районында...

Озын гомер кешегә нәселдән, геннардан бирелә, ди галимнәр. Кеше туксан яшен тутыргач, картаюдан туктый, йөзгә дә исән-сау җитә, дигән фикерләр дә бар. Гасырлар аша үтеп, тормышның ачысын-төчесен татыган хәлдә дә киләчәккә оптимист карашын, күңел көрлеген югалтмаган кешеләр арабызда яши.

Бүген исә сезне, хөрмәтле газета укучыларыбыз, Бөгелмә шәһәренең Югары бистә районында гомер кичерүче Зәйтүнә Зыятдинова белән белән таныштырырга телибез. 15 июльдә ул үзенең 100 яшен бәйрәм итте. Гасыр яшьтәше булган әби бүгенге көндә килене Гөлфия ханым тәрбиясендә гомер кичерә (бердәнбер улы Рәүхәт быелның февралендә вафат булган).

Зәйтүнә әби Зыятдинованы котларга муниципаль район башлыгы Линар Закиров шәхсән үзе килгән иде. Аның чәчәк бәйләмен, истәлекле бүләген һәм ТР Президенты Р. Миңнехановның котлау хатын юбиляр шатланып кабул итеп алды. Зурлап килгәне өчен шәһәр мэрына үзенең рәхмәтләрен җиткереп: "Рәхмәт хөкүмәтебезгә. Пенсиясен вакытында китереп торалар, кадер-хөрмәттә яшим", - диде Зәйтүнә әби.

Сөйләшү чәй табыны янында дәвам итте. Муниципаль район башлыгы өстәл янындагылар белән кыскача гына киләчәккә планнары белән дә уртаклашты. "Барыгыз да беләсез, бирегә килү юлында тимер юл киселеше булу бу районга йөрүдә шактый кыенлыклар тудыра. Шушында туып-үскәнгә күрә болар турында хәбәрдармын. Бүген мин монда асылмалы яисә җир асты чыгу урыны булдыру турында хыялланам. Бу турыда җитди сөйләшүләр дә бара. Финанс ягын хәл итәсе бар. Бар ягын тикшереп, документлар әзерләп, республика программасына керергә тырышачакбыз", - диде ул.

…Чибәрлекне еллар ала,
Гөлләр дә көзен сула.
Тик көзен дә табигатьнең
Үз матурлыгы була…

Картлыкның да үз яме бар
Сокланып туялмаслык…

100 яшен тутыруына карамастан, әбинең зиһененә күз тимәсен, бар үткән гомерен хәтерли, чынлап та, сокланып туялмаслык. Тумышы белән Лениногорск районының Карагай авылыннан булган Зәйтүнә Зыятдинова сугыш вакытында Димитровград янында госпитальдә санитарка булып эшли (кызганыч, күпме генә эзләтсәләр дә, бу турыда бернинди кәгазь дә сакланмаган). 1955 елда Бөгелмәгә килеп төпләнә, җәмәгате - Бөек Ватан сугышы ветераны, икенче төркем инвалид Хөҗҗәт абый (мәрхүмнең урыны җәннәттә булсын) белән бер ул тәрбияләп үстерәләр. "Вторсырье" оешмасында сортировщица булып эшләп, лаеклы ялга чыга ул. Бүгенге көндә ике оныгы, өч оныкчыгы бар. "41 ел кайнанам белән бер түбә астында гомер итәбез, - ди әбинең килене Гөлфия ханым. - Аллага шөкер, бер-беребезгә авыр сүз әйтешмәдек, бер-беребезне хөрмәт итеп яшибез".

Зәйтүнә әбине 100 яшьлек юбилее белән ихластан котлыйбыз. Аңа хәерле гомер кичереп, сау-сәламәт булып, оныклары бәхетенә сөенеп яшәргә насыйп итсен.

Әлфия МОСТАФИНА.

Автор фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса