Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җомга кичендә

Бөгелмәле 16 килолы кабак үстергән

Менә шушындый алагаем зур кабаклы булдык әле без. Ничекме? Укучыбыз Сәгъдә апа Фарукшинага рәхмәт. - Аллага шөкер, бакчамда уңыш бик сөендерә. Алмаларым, чияләрем дә бик уңды. Инде менә кабакларым да өлгерде. Иң зурысын "Бөгелмә авазы"на бирәсем килә. Зинһар, килеп алып китсәгезче, - дип шылтыратты ул безгә. Бирәм дигәндә, ничек бармыйсың...

Менә шушындый алагаем зур кабаклы булдык әле без. Ничекме? Укучыбыз Сәгъдә апа Фарукшинага рәхмәт.
- Аллага шөкер, бакчамда уңыш бик сөендерә. Алмаларым, чияләрем дә бик уңды. Инде менә кабакларым да өлгерде. Иң зурысын "Бөгелмә авазы"на бирәсем килә. Зинһар, килеп алып китсәгезче, - дип шылтыратты ул безгә.
Бирәм дигәндә, ничек бармыйсың инде?! Бардык та фотога да төшердек, әңгәмә дә корып алдык һәм кабакны машинага салып алып кайтып та киттек. Си-
гезенче дистәсен тутырып килүче Сәгъдә апа һөнәре белән хатын-кыз табибы, бик күп еллар Себердә медицина өлкәсендә эшләгән. Бирегә кайткач, милициядә хезмәт иткән. "Хезмәт ветераны" дигән мактаулы исеме дә бар.
- Моның кадәр зур кабакны ничек үстерә алдыгыз? Быел бит яңгырлар да бик аз яуды, - дип сорыйбыз күчтәнәч бирүчедән.
- Ә мин бисмилләһне әйтәм дә, мул уңыш теләп, су сибәм. Күзгә күренеп кабарды кабакларым, - ди Сәгъдә апа.
Ә без исә озак уйлап тормадык, әлеге 16 килолы матур кабакны конкурста катнаштырырга карар иттек.
Кадерле укучыларыбыз, сезнең дә бакчагызда яшелчә, җиләк-җимеш бик уңгандыр, бер дә тарсынмыйча, редакциябезгә җибәрегез (электрон адресыбыз - lai-ru@yandex.ru). Һәр фото сайтыбызга урнаштырылыр һәм иң зур уңыш, иң оригиналь фото, иң кечкенә бәрәңге һәм башка бик күп номинацияләрдә җиңүчеләрне билгеләрбез. Сәгъдә апаның кабагы исә сайтыбызда урын алды инде.
Шулай итеп, фото - сездән, бүләк - бездән.


Гөлчәчәк ВӘЛИЕВА.
Автор фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса