Без дә Хакның бәндәсе...
И күңел, бил баглама, күпне кичергән дөньядыр, Бу үлем ширбәтен халыкка эчергән дөньядыр. Угълыны атадин аерып, кызны анадин тәкъи, Елатып, бер-бер ишектә ятим кылган дөньядыр. Кол Шәриф, атаң-анаң вә синдәй борынгылар кая? - Барчасын куенына алган дөньядыр. Кол Шәриф, шагыйрь, рус гаскәренә каршы батырларча көрәшеп, шәһит киткән сәед. "Каберләрне казу...
И күңел, бил баглама, күпне кичергән дөньядыр,
Бу үлем ширбәтен халыкка эчергән дөньядыр.
Угълыны атадин аерып, кызны анадин тәкъи,
Елатып, бер-бер ишектә ятим кылган дөньядыр.
Кол Шәриф, атаң-анаң вә синдәй борынгылар кая? -
Барчасын куенына алган дөньядыр.
Кол Шәриф,
шагыйрь, рус гаскәренә каршы
батырларча көрәшеп, шәһит киткән сәед.
"Каберләрне казу дөресме?" язмасыннан күренгәнчә, археологик казуларны башкаручы тарихчы-галимнәрнең, шәрәфле исемнәре булу өстенә, дини гыйлеме дә, һичшиксез, булырга тиеш икән. Хәер, татар халкы, Европадан аермалы буларак, динне беркайчан да фәннән аерып карамады һәм ныклы иманы булмаган кешеләрне галимгә санамады. Киресенчә, бары тик дин юлында башкаларга үрнәк булган мәгърифәтчеләр генә безнең халыкта акыл ияләре булып саналды. Моны дәлилләү өчен Мәрҗани, Фәхретдин һәм Атласи кебек галимнәребезнең мисалын китерү дә җитә. Бу олуг шәхесләр бүген дә безгә үрнәк.
Моңа өстәп шуны әйтәсем килә, ханнар төрбәсендә табылган ханнарның ике катлы табутка салып күмелүе үзе генә дә гаять кызыклы факт. Ул тирән мәгънәгә ия, чөнки безнең чагыштырмача яшь Казан йорты белән Бөек Евразия далаларындагы төрки дәүләтләр арасында уртаклыкны ача. Шуның белән Казан ханлыгының япа-яланда үсеп чыккан тамырсыз агач кына булмыйча, ә Аттила империясе һәм Алтын Урда кебек бөек дәүләтләренең законлы варисы булган төп йорт икәнен дәлилли.
Төркиләр элек-электән кат-кат табутка салып күмелгән. Бөек һуннар юлбашчысы, җиһангир Аттила салынган табут, мәсәлән, өч катлы була: беренчесе - саф алтыннан, икенчесе - көмештән, өченчесе - тимердән. Бу аның төрки ханнар иерархиясендә, күктә балкыган Кояштай, иң югары урынны биләгәнен күрсәтә. Шул рәвешле, табутның ничә катлы булуы мәрхүмнең акылы, даһилыгы һәм сугышчан җиңүләре белән төркиләрнең бөекләре арасында нинди урын тотканына ишарә итә. Ә менә Казан йортының алда әйтелгән ике ханы ике катлы табутка салыну дәрәҗәсенә лаек булган. Төрки дәүләт системасында түбәнрәк вазифаларны башкарган кешеләр бер катлы табутларга салынган, андыйларны без каберлекләрдә еш очратабыз. Шулай ук табутның нәрсәдән эшләнгән, ничек бизәлгән булуы да игътибарга лаек, әлбәттә.
Рәсемдә: курган эчендә табылган алтын болан. Кызык - аның мөгезе, гәүдәсе белән чагыштырганда, күпкә озын һәм гүзәл. Бу монда күмелгән мөхтәрәм затның аскы дөнья - Җиргә караганда өске дөнья - илаһи Күккә якынрак булуын күрсәтә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа