Беренче кар
Кемнеңдер бик тә таләпчән итеп, озаклап шылтыраткан тавышына уянып киттем. Гаҗәп, телефон дәшми, сигнал уты да кабынмаган үзе. Ярый соң...
Рәис АБДРАХМАНОВ.
Бөгелмә - Казан.
Ә тәрәзәгә күз салсам, тышта кыш: кар яуган, беренче кар! Әле кичә кич белән генә баганадагы фонарь яктысында соргылт-сары төстә күренгән яфраклар түшәге ап-ак җәймә белән каплангандай тоела. Шулкадәр чиста, шулкадәр дәү япма, әле бер генә җире дә сырланмаган, таушалмаган. Шәһәр яңа уянып кына килә, ак җәймәне таптап үтүчеләр юк, бик иртә шул әле.
Әйе, бар дөнья ап-ак булган. Уң якта - биш катлы кирпеч йорт, сул тарафта - буялмаган соры панель йорт, ул ишегалды буйлап сузылган, бер башы башка йортка барып терәлә.
Менә ап-ак карда эз калдырып, бер ханым үтеп китте. Төз гәүдәле, җиңел хәрәкәтле, модалы пальто кигән. Ачык төстә булса да, пальтосы ап-ак булмагач, яңа яуган кар фонында аның шәүләсе бик ачык күренеп тора. Яшь ханымның вак-вак атлап үткән, туп-турыга сузылган аяк эзе шактый озак сызылып торды. Беркадәр вакыттан соң гына, ул эзгә борынын төртә-төртә, бер эт чабып үтте. Аның артыннан тагын да ваграк эзләр төшеп калды. Шуннан соң баш киеме дә кимәгән, куе кара чәчле таза гына гәүдәле бер ир узды. Хәзер ханымның эзе дә, этнең эзе дә, бу ир артыннан калган эзләр белән аралашып, күп урында юкка да чыкты. Инде уртак бер сукмак салынды...
Алда торган озын кышның беренче көне, беренче кары... Бу минем гомеремнең 76 нчы елы башланган иртә...
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа