Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җомга кичендә

Белгеч киңәше: Эссе!..

Кыш көннәрендә зарыгып-сагынып көтеп алган ямьле җәйнең бүгенгедәй эссе көннәре кем өчендер шактый ук кыенлык та китерергә мөмкин. Ачык кояшта, кызган һавада озак торудан эссе сугу, тән пешү, организмның сусызлануы кебек бәла килеп чыгуы ихтимал. Хәлне бу дәрәҗәгә җиткермәс өчен җәйге челләдә үз халәтегезгә, кәефегезгә игътибарлырак булу сорала. Тәүлекнең иң...

 

Кыш көннәрендә зарыгып-сагынып көтеп алган ямьле җәйнең бүгенгедәй эссе көннәре кем өчендер шактый ук кыенлык та китерергә мөмкин. Ачык кояшта, кызган һавада озак торудан эссе сугу, тән пешү, организмның сусызлануы кебек бәла килеп чыгуы ихтимал. Хәлне бу дәрәҗәгә җиткермәс өчен җәйге челләдә үз халәтегезгә, кәефегезгә игътибарлырак булу сорала.

Тәүлекнең иң эссе вакытында кояшта булмаска тырышыгыз (кояш сугуы ихтимал). Эссе сукканны баш әйләнүдән, баш авыртудан, температура күтәрелеп, йөрәк тибеше ешаюдан, хәл китүдән белеп була.

Андый очракларда күрсәтелә торган беренче ярдәм чаралары түбәндәгедән гыйбарәт: кешене җиләс урынга илтеп яткырырга, су эчерергә, тәнен салкын сулы чүпрәк белән ышкырга, башына боз (салкын компресс) куярга. Сулыш алуы авырлашкан булса, нашатырь спиртына манылган мамыкны иснәтергә һәм табиб чакыртырга.

Организм сусызланмасын өчен эссе көннәрдә күбрәк сыеклык эчәргә тырышыгыз. Нектар, баллы газлы су ише эчемлекләргә караганда, гади су, чәй күпкә файдалырак. Белеп торыгыз, кайнар чәй һәм җылы су, салкын эчемлекләргә караганда, эчәсе килүне тизрәк баса. Сусаганда шулай ук әче сөт ризыклары: кефир, кымыз ишеләр дә әйбәт. Ә менә составында алкоголь, кофеин булган эчемлекләр йөрәккә һәм тамырга нык авырлык китерә, бу чорда аларны эчмәү хәерлерәк.

Мөмкин кадәр ешрак душта коенып алу бик файдалы. Эссе вакытта тән тиресе аеруча мөһим булган өстәмә сулыш алу органына әйләнә, шуңа күрә тире күзәнәкләренең чисталыгы хәлегезне күпкә җиңеләйтәчәк. Юына торган суыгыз кайнар да, артык салкын да түгел, ә тәнгә рәхәтлек бирерлек булсын. Боздай салкын су белән коенып, шул рәвешле суынырга ният итү - пневмониягә туры юл ул.

- Синтетик материаллардан тегелгән киемнәр кимәскә тырышыгыз. Иң яхшысы - табигый киҗе-мамык, киндер тукымадан тегелгән җиңел кием кию. Тагын бер мөһим нәрсә - баш киеме: кепка, панамка, эшләпә кияргә, яулык бәйләргә кыенсынмагыз! - дип киңәш итә 21 нче янгын сүндерү-коткару часте инспекторы Резеда Ермакова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса